Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел да “Тамга” режиссерлар лабораториясен үткәрәчәк. Ул халык әкиятләренә, татар мифологиясенә, бәетләр, риваятьләргә нигезләнә.
– Әкият ул һәр халыкның әдәби мирасы. Әкият эчендә бик күп импровизация корырга, төрле стильдә, төрле формациядә эшләргә була. Мин әкиятләрне универсаль мирас дип саныйм, – ди Г. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.
Аның сүзләренчә, яшь режиссерларны укытканда да нәкъ менә әкият жанры аша “сынап” карыйлар икән. Булачак яшь артист та үзенең беренче адымнарын әкият аша ясый, ди ул бу жанрга тукталуга аңлатма биреп. Татар әкиятләре чит төбәкләрдән килгән режиссерларга милли мохитне тою өчен дә ярдәм итәчәк дигән фикердә Ренат әфәнде.
Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова исә узган елгы лаборатория вакытында күрсәтелгән 4 эскизның 2 се спектакль буларак сәхнәләштерелүен искәртте һәм театрда 0 яшьлекләр өчен Кариев театрында тамашаларның аз булуын да билгеләп үтте.
Әти-әниләр дә балалар өчен спектакльләр сорап еш мөрәҗәгать итә. Шуңа да без әкият тудырырга булдык. Быелгы лаборатория программасы бәлки, бер төрлерәк булыр. Без күбрәк үзебез турында уйладык. Куелыш өчен сайлап алырга мөмкинлекләр күбрәк булсын дидек, -ди Гүзәл ханым.
Театр директоры үзенең хыялы белән дә бүлеште. – Менә без мәктәп белән татар театрына барган идек, анда кызык түгел димәсеннәр иде. Татар театры модалы бер урынга әверелсен иде. Аның өчен без заманча ысуллар белән эшләп карарга тиеш, – ди Гүзәл Сәгыйтова.
Катнашучыларга килгәндә, лабораториядә Томск, Мәскәү калаларыннан һәм Казаннан режиссерлар үзләрен күрсәтә алачак. Мисал өчен Регина Саттарова Габдулла Тукайның “Кисекбашын”а алынган. Тукай белән эшләү һәрвакыт рәхәт, ди ул.
Лилия ЛОКМАНОВА
shahrikazan.ru