Өлкәдә Туган тел көнен ничек билгеләп үттеләр.
Самара өлкәсендә 124 милләт халыклары яши һәм аларның күбесе ике телдә — рус һәм туган телләрендә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнен 21 февральдә билгеләп үтәбез. Бу уңайдан Җир шарында яшәүче бөтен халыклар да, төрле чаралар һәм кичәләр оештырып, туган телләрен зурлыйлар. Самара өлкәсендә дә әлеге бәйрәмгә зур игътибар бирелә.
Шулай, Похвистнево районы, Гали авылы китапханәсендә “Яшә, туган тел!” дип аталган кичә узды. Китапханә мөдире Фәһимә Зарипова кунакларны татар язуының барлыкка килү тарихы, бөек татар шагыйрьләре һәм язучылары, гореф-гадәтләребез һәм мәдәниятебез үрнәкләре белән таныштырды, ә ахырда Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа” шигырен татар теленнән русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. Биремне чарага килгән авылдашлар бик җиңел үтәгәннәр, ә кызык килеп чыккан тәрҗемәләр кәефләрен күтәргән.
Самараның аерым телләрне тирәнтен өйрәнүче “Яктылык” мәктәбе дә, әлбәттә, беркайчан да бу чарадан читтә калмый. Атна дәвамында Туган тел көненә багышланган төрле чаралар уздырылды. Шул исәптән, туган телгә һәм туган җиргә багышланган шигырьләр уку акциясе үтте. Проектта катнашкан йөзләп укучының видеороликлары социаль челтәрләргә урнаштырылды. Бу акция КФУ каршында эшләп килүче Каюм Насыйри институтының Самарадагы мәгариф-мәдәният үзәге җитәкчесе Рәхимә Хәерова, сыйныф җитәкчеләре тырышлыгы һәм ата-аналар ярдәме белән оештырылган иде.
27 февральдә “Яктылык” мәктәбенең Рәмзия Лазюк җитәкчелегендәге 1 “Б” һәм Рәхимә Хәерова укыткан 3 “Б” сыйныфлары укучылары, махсус чакырылган кунаклар катнашында “И туган тел, и матур тел” дип аталган бәйрәм концерты куйдылар. Чара халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән башланып китте, башка җырлар һәм шигырьләр дә яңгырады. Тамашачылар да читтә калмады — интерактив уенда халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр.
Чарага кунаклар да чакырылган иде. Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Рауда Шәймәрданова балаларга башкорт мәдәнияте турында сөйләде, “Ләйсән” башкорт бию ансамбле чыгышы да, Рания Хөсәенова башкаруындагы “Мин башкорт” җыры да бик ошады.
“Мастер плюс” балалар иҗаты үзәге педагогы Ирина Петрова мордва халкы мәдәнияте белән милли киемнәргә киенгән “тере” курчаклар ярдәмендә таныштырды.
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе Рәшит Гыйззәтулин исә үзе иҗат иткән җыр тәкъдим итте. Халыклар дуслыгы йорты оештырган милли күргәзмәдә төрле милләт халыкларының баш киемнәрен киеп фотога төшәргә, татар тәм-томнарыннан авыз итәргә мөмкин иде.
Камышлы районы, Татар Байтуганы авылындагы “Әлифба” музеенда да Туган тел көнен ел саен хөрмәтләп уздыралар. Быел да биредә башлангыч сыйныфлар җитәкчесе Алена Шәрипова һәм аның укучылары кунакта булганнар. Алар күренекле якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов һәм аның хезмәтләре белән танышканнар, татарча шигырьләр сөйләгәннәр, бөек Тукаебызны искә алганнар.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА