tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аулак өй – көрәш» проекты укучылар арасында зона этабындагы гран-при ияләрен бүләкләде
«Аулак өй – көрәш» проекты укучылар арасында зона этабындагы гран-при ияләрен бүләкләде

«Аулак өй – көрәш» проекты укучылар арасында зона этабындагы гран-при ияләрен бүләкләде

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби ярышының укучылар арасында зона этабында финалга чыккан командалар Татарстан Республикасы Арча районы Кырлай мәдәният йортына чакырылды. Финал ярышларында Татарстан районнары һәм чит төбәк укучылары ике номинациядә бәяләнде. Әдәби бәйге ике көн дәвамында иң көчле командаларны сайлап алып, гран-при белән бүләкләде.

«28 февраль төбәкләрдән килгән укучылар арасында Санкт-Петербург каласыннан килгән «Образ» һәм Чувашия республикасы Батыр районыннан Озын Куак мәктәбе укучылары командалары гран-прига лаек дип табылды. 29 февральдә республикабызның иң көчле командалары көч сынашкан кызу көрәштә Лениногорск районы Шөгер мәктәбе һәм Кайбыч районы Кошман мәктәбе укучылары «Сәләт»кә юллама белән бүләкләнде», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га проект җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Аның әйтүенчә, Мөслим районы командасына «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларына, ә Кайбыч мәктәбенә исә «Шәһри Казан» гәҗитенә редакция ярты елга язылу бүләк иткән.

«Аулак өй- көрәш» төбәкара проектының финал ярышларында көч сынашкан һәр катнашучыга Мәдәният министрлыгы республикабыз театрларына чакыру билетлары һәм күренекле шәхесләребез музейларына бушлай экскурсияләр бүләк итте. Әдәби көрәшнең темасы: «Җәлил һәм җәлилчеләр» иде», – диде ул.

Укучыларның белемен һәм гореф-гадәт, йолаларны белүен түбәндәге хөкемдарлар бәяләгән: Казан шәһәре Авиатөзелеш районы мәгариф идарәсе методисты, Россиянең мәгариф отличнигы Илгизә Ильясова, журналист, Санкт-Петербургта Яңа татар театры җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева, Татарстанның халык артисты, җырчы hәм мөгаллим Илсур Сафин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты Йолдыз Шәрәпова, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

  • Халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Россиянең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның Студентлар Лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*