tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча да яхшы бел
Татарча да яхшы бел

Татарча да яхшы бел

Өлкәдә Туган тел көнен ничек билгеләп үттеләр.

Самара өлкәсендә 124 милләт халыклары яши һәм алар­ның күбесе ике телдә — рус һәм туган телләрендә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнен 21 февральдә билгеләп үтәбез. Бу уңайдан Җир шарында яшәүче бөтен халыклар да, төрле чаралар һәм кичәләр оештырып, туган телләрен зурлыйлар. Самара өлкәсендә дә әлеге бәйрәмгә зур игътибар бирелә.

Шулай, Похвистнево ра­йо­ны, Гали авылы ки­тап­ханәсендә “Яшә, туган тел!” дип аталган кичә уз­ды. Китапханә мөдире Фә­һи­мә Зарипова кунакларны татар язуының барлыкка килү тарихы, бөек татар ша­гыйрьләре һәм язучылары, гореф-гадәтләребез һәм мә­дә­ниятебез үрнәкләре белән таныштырды, ә ахырда Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа” шигырен татар теленнән русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. Биремне чарага килгән авылдашлар бик җиңел үтәгәннәр, ә кызык килеп чыккан тәрҗемәләр кәефләрен күтәргән.

Самараның аерым тел­ләрне тирәнтен өйрәнүче “Як­тылык” мәктәбе дә, әл­бәттә, беркайчан да бу чарадан читтә калмый. Атна дә­вамында Туган тел көненә багышланган төрле чаралар уздырылды. Шул исәптән, туган телгә һәм туган җиргә багышланган шигырьләр уку акциясе үтте. Проектта катнашкан йөзләп укучының видеороликлары социаль чел­тәрләргә урнаштырылды. Бу акция КФУ каршында эш­ләп килүче Каюм Насыйри институтының Самарадагы мәгариф-мәдәният үзәге җи­тәкчесе Рәхимә Хәерова, сыйныф җитәкчеләре тырышлыгы һәм ата-аналар ярдәме белән оештырылган иде.

27 февральдә “Яктылык” мәктәбенең Рәмзия Лазюк җитәкчелегендәге 1 “Б” һәм Рәхимә Хәерова укыткан 3 “Б” сыйныфлары укучылары,  махсус чакырылган кунак­лар катнашында “И туган тел, и матур тел” дип аталган бәйрәм концерты куйды­лар. Чара халкыбызның гим­нына әверелгән “Туган тел” җыры белән башланып кит­те, башка җырлар һәм ши­гырьләр дә яңгырады. Тамашачылар да читтә калмады — интерактив уенда халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерде­ләр.

Чарага кунаклар да чакырылган иде. Самара өлкәсе Халык­лар дуслыгы йортының җә­мә­­гатьчелек белән элем­тә­­­ләр буенча белгече Рауда Шәймәрданова балаларга башкорт мәдәнияте турында сөйләде, “Ләйсән” башкорт бию ансамбле чыгышы да, Рания Хөсәенова башкаруындагы “Мин башкорт” җыры да бик ошады.

“Мастер плюс” балалар иҗаты үзәге педагогы Ирина Петрова мордва халкы мәдәнияте белән милли киемнәргә киенгән “тере” кур­чаклар ярдәмендә таныштырды.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе Рәшит Гыйз­зә­тулин исә үзе иҗат иткән җыр тәкъдим итте. Халыклар дуслыгы йорты оештыр­ган милли күргәзмәдә төр­ле милләт халыкларының баш киемнәрен киеп фотога төшәргә, татар тәм-том­нарыннан авыз итәргә мөм­кин иде.

Камышлы районы, Татар Байтуганы авылында­гы “Әлифба” музеенда да Ту­ган тел көнен ел са­ен хөр­мәтләп уздыралар. Бы­ел да биредә башлангыч сый­ныф­лар җитәкчесе Алена Шә­ри­пова һәм аның укучы­лары кунакта булганнар. Алар кү­ренекле якташыбыз Сә­ләй ага Вагыйзов һәм аның хезмәтләре бе­лән танышкан­нар, татарча шигырьләр сөй­ләгәннәр, бө­ек Тукаебызны искә алганнар.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Чыганак: Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*