tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле гүзәл затларыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. 8 март бәйрәме – гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.

Ил башлыгыбыз В.В. Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. “Хатын-кыз – гаилә тоткасы”, – дип юкка гына әйтмиләр. Безнең тормышыбызны, гаиләләребезне хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.

Кадерле әниләребез, әбиләрәребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, коллегаларыбыз – сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*