tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырык ел педагогик стажлы Рәхилә Баляева
Кырык ел педагогик стажлы Рәхилә Баляева

Кырык ел педагогик стажлы Рәхилә Баляева

Кырык ел гомерен мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Ромодан районы Алтар авылы педагогы Рәхилә Таһир кызы Баляева турында сүзебез. Мин аның белән 1995 нче елның май аенда, мәктәптә балалар Сабантуе үткәргәндә таныштым. Сезне дә, хөрмәтле “Юлдаш”ны укучыларыбыз, Рәхилә Таһир кызы Баляева белән таныштырам.

Рәхилә Таһир кызы Ромодан районы Алтар авылында 1945 елда туа. Җирле җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, ул өч ел Кривозерье урта мәктәбендә укый һәм анда тулы урта белем турында аттестат ала. Аннары М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм дипломлы белгеч булып чыга. Шул вакытта ул Алтар авылында югары белем алган беренче хатын-кыз була. Белгеч буларак хезмәт биографиясен Ләмберә районының Кривозерье урта мәктәбендә башлап җибәрә һәм анда ике ел укучыларга предметы буенча белем бирә. Ә инде 1968 елда туган мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп һәм балалар белән аралашу тормышының аерылгысыз өлеше булып китә. Бүген дә аның чыгарылыш сыйныф укучылары яраткан укытучыларын рәхмәт белән искә алалар.

Милли җанлы Рәхилә Таһир кызы Баляева эшләгәндә үзен талантлы, югары квалификацияле, үз фәнен белүче һәм яратучы педагог итеп күрсәтә. 1969 елда ук аны мәктәп директорының уң кулы – уку-тәрбия эше буенча урынбасары итеп билгелиләр. Бу вазифада ул 1993 елга кадәр эшли. Үз фәнен яратып укыту өстенә, мәктәп тормышын тагын да җанландырып җибәрә: нинди генә бәйрәмнәр, конкурслар, кичәләр оештырмый ул! Ә 1993 елдан 2005 елга кадәр Рәхилә Таһир кызы туган авылы Алтар урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективын җитәкли. Озак вакыт мәктәпнең завучы, директоры булып эшләве дә очраклы түгел. Ул бик җаваплы, сүзләрдә һәм эшләрдә конкрет педагог та, җитәкче дә була. Мәктәптә уңай, җылы эш атмосферасы тудыру, үзара аңлашып эшләү, һәрбер укытучыга, укучыга ихтирамлы булу, аларны шәхес итеп күрә белү – шул вакыттагы җитәкченең эш алымы. Дәресләрне үткәрү технологиясен төрлеләндерүне дә таләп итә, укучыларның интеллектуаль үсешен булдыру өстендә дә күп эшли. Тарих-туган якны өйрәнү мәктәп музее да, 1995 елда, аның җитәкчелегендә ачыла; ул хәзерге вакытта да уңышлы эшләп килә.

Җитәкчелек итү белән бергә, ул күп вакытын иҗтимагый эшләргә дә багышлый. Шулай, Рәхилә Таһир кызы Баляева 1981 елдан җирле хатын-кызлар Советы рәисе, 1985 елдан ул чыгарылыш сыйныф укучыларының алтын медальгә эшләрне тикшерү буенча комиссия әгъзасы була, берничә тапкыр Алтар авыл Советы депутаты итеп сайлана. Ул Мордовия республикасы укытучыларының IV съезды, 1991 елда Мордовия хатын-кызлары конференциясе делегаты була.

Үзенең тырыш педагогик эшчәнлеге өчен Ряхилә Таһир кызы РСФСР мәгариф министрлыгының һәм Мордовия мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә аерым хезмәтләре өчен аңа “Өлкән укытучы” исеме бирелә. Лаеклы ялда булган педагог бүген дә укучылары һәм укытучылары арасында зур абруй, хөрмәт иясе. Авылдашлары аны җаваплы, башлаган эшне ахырына кадәр башкаручан, таләпчән кеше буларак хөрмәт итә. Бу буш сүзләр генә түгел, еллар дәвамында тырыш хезмәт белән исбатланган.

Рәхилә Таһир кызы Баляеваның эшен аның кызы Ләйлә Мянсур кызы Чапаева һәм килене Венера Абдулахать кызы Баляева дәвам итәләр. Алар Ромодан районы Алтар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары булып эшлиләр. Киләчәктә укытучылар династиясе дәвам итәр дип уйлыйм. Гаиләдә кырык еллык педагогик стажлы әбиләренең, әниләренең эшен күреп, укытучы хезмәтенә хөрмәт белән үскән балалар – Алтар мәктәбе коллективын тулыландырырлар дип уйларга урын бар.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*