tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивостокта балалар арасында дини ярыш узган
Владивостокта балалар арасында дини ярыш узган

Владивостокта балалар арасында дини ярыш узган

Владивостокта балалар арасында дини ярыш узган

Бу хакта Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

“АЛИМпиада. Мин Исламны таныйм” ярышы 4 нче мәртәбә үткәрелгән, ул елга бер тапкыр оештырыла.

Ерак Көнчыгыштагы Владивосток шәһәренең Эгершельд мәхәлләсендә укучы балалар ел саен ярыш рәвешендә уза торган имтихан тапшыра.
Быелгы ярышта
якшәмбе көннәрендә дин дәресләренә йөргән 50 укучы катнашкан. Алар остазларының сорауларына язмача һәм телдән җавап биргән: Коръән сүрәләрен укыганнар, пәйгамбәрләрнең тормышы турында сөйләгәннәр, гыйбадәт нигезләрен аңлатканнар, Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам турындагы сорауларга җавап биргәннәр.

Ярышта катнашкан һәркем бүләк алган, ә тырыш һәм активлар кыйммәтлерәк бүләккә лаек булган.

Мондый чаралар балаларның белем дәрәҗәсен тикшерүгә генә кайтып калмыйча, аларга динебез кыйммәтләрен дөрес аңларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*