tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча киен, татарча яшә!
Татарча киен, татарча яшә!

Татарча киен, татарча яшә!

Иске Татар бистәсендәге, Тукай урамында искиткеч матур, нәфис агач йорт бар. Алсу төсенә карап, аны «Курчак өе» дип йөртәбез. Матурлыгына сокланып, яныннан үтеп йөрсәк тә, эчендә ни барын белми идек. Баксаң, күзне иркәләп, тарихыбыздан якты хатирә сирпеп утырган бу йортның эчендә дә милли рух белән сугарылган,  иҗат кайнаган  эшханә икән. Монда «Бюро Бану» дип аталган татар милли киеме тегү остаханәсе урнашкан. Хуҗабикә Гөлнара Хамаева исә кызыклы әңгәмәдәш булып чык­ты. Рухи байлыгыбызның бер өлеше булган милли киемнәребезнең, чын татарча киенеп йөрүнең тарихта гына кала баруына күңеле әрнегән ханым «Бюро Бану» брендын оештырып җибәрә. Гөлнара ханымның үзенә сүз бирик.

«Татарча, димәк, искечә?..»

Мин Чаллыда туып-үстем. Мәктәпләрдә татар телен бөтенләй диярлек укымадык. Әти белән әнинең дә татарчасы ипи-тозлык кына иде. Без үскән чорда татарныкы булган бөтен нәрсә иске, борынгы, заман арбасыннан төшеп калган, килешсез санала иде… Ләкин еллар үткән саен, мин тамырларыма ныграк тартыла башладым. Әгәр татар булып туганмын икән, мин бит аны тоярга, үземдә ничек тә булса чагылдырырга да тиешмен, дип уйладым. Белемем буенча мин юрист һәм психолог. Ләкин шундый бер әйбер иҗат итәсем килде: ул татарныкы да булсын, матур, зәвыклы, заманча да булсын! Мондый уйлар белән йөргәндә дизайнер Элара Шәйхи белән таныштым. Шул арада менә бу тарихи йортны сатып алырга җай чыкты. Бу – XX йөз башында сәүдәгәр Сафа Бәхтиев төзеткән бина, архитектура һәйкәле. Аннары без брендны ничек атарга дип баш ваттык. «Бюро Бану» исеме юктан гына барлыкка килмәде. Аңа нигез итеп тарихи шәхес, кайчандыр шушы Татар бистәсе урамнары буйлап кәс-кәс атлап йөргән туташ – Мәрьямбанубиби Аппакованы алдык. Ул бик алдынгы карашлы туташ, үз нәселенең сөекле баласы булган, яхшы белем алган. Безнең теләк – тарихыбыздан нәрсәнедер бүгенгегә күчереп, аны популяр, кызыклы итү иде. Ә Мәрьямнең вәзгыять башкачарак булган: ул, киресенчә, милли традиция­ләр белән сугарылып үскән һәм татар тормышына яңалык кертергә омтылган. Ул милли асылны саклаган хәлдә, бик заманча да киенеп йөргән. Без аның исеменнән «Бану» өлешен алырга булдык – гарәпчәдән ханым, хөрмәтле хатын-кыз мәгъ­нәсендә тәрҗемә ителә.

Үткән белән киләчәк тоташкан нокта

Мин бүген үз милләтемә бәйләнешемне мода аша күрсәтәм. Элара  исә бу эшнең барлык нечкәлекләреннән хәбәрдар, идеяләремне чынга ашыра. Ул милли киемнең тарихын, традицияләрен яхшы белә. Бүгенге тормышка зәвыклы милли шәкелдәге киемнәр кертәбез дигән идея белән янып, өч ел элек эшебезне башласак та, халыкта милли киемнәрне кайтаруга әлләни омтылыш сизелми. Бу хакта борчылып төрле югары оешмаларга мәрәҗәгатьләребез дә җавапсыз кала бирде. Ләкин хәлләр үткән ел үзгәрә башлады – Илбашы Рөстәм Миңнеханов татарча утыртма якалы итеп тегелгән казаки киештерде. Аннан күреп, күп кенә түрәләр, министрлар шундый милли сюртуклар тектерде. Этник яһүдә Н.Фишман да татар милли күлмәген киеп чыкты. Милли киемгә “өстән” шундый игътибар булгач, халык та кызыксына башлады. Яшьләр фотосессияләр ярата, милли образларда төшәргә теләүчеләр дә шактый. Күпләр милли киемгә тартылса да, тулаем татарча киенеп йөрергә уңайсызлана, моны артык театраль булыр дип уйлыйлар, ә фотосессиядә шул хыялларын чынга ашыралар – безнең киемнәрне прокатка алып торалар…

Татарча – затлы һәм заманча!

Татар этникасы  бик катлаулы ул, аны хәзерге шартларга ярарлык, зәвыклы, урынлы күренсен өчен, шактый уйланырга кирәк. Милли чалымнар чуар булып аерылып торырга тиеш түгел, ә хәзерге киемнәр белән табигый ярашсын, шул ук вакытта милли эчтәлеге дә булсын! Кызганыч, хәзер халыкта милли бизәккә, чын татарча тышкы кыяфәткә омтылыш югалган диярлек. Милли киемнең байлык икәнен халыкка кире кайтарасы иде. Кешеләр тарихи тамырларының бәясен, кыйммәтен белергә тиеш.

Милли кием тегү – файдасыз кәсеп…

Эшмәкәрлек күзлегеннән караганда, дәүләт ярдәме булмаса, бу – файдасыз проект. Без бүген идеяне яшәтү өчен мәктәп формалары тегәргә мәҗбүрбез. Милли киемнәрне тегү зур чыгымнар сорый. Чөнки һәр кием өчен дизайнер хезмәте, кул эше таләп ителә, сайланган барлык элементлар үзара ярашырга тиеш. Дөресен әйткәндә, бүген чиста энтузиазмда эшлибез… Ир-атлар өчен милли сюртуклар тегәбез, хатын-кызлар изүләр, милли нәкышлы бармакчалар, чигүле ефәк яулыкларны яратып ала. Яулыкларны милли музей фондындагы үрнәкне төгәл кабатлый торган бизәкләр белән чигәбез. Милли киемнәрне тегә, чигә белүче осталар бармак белән генә санарлык. Аларга алмаш әзерләүне дә кайгыртасы иде.

Татар милли киеме өлкәсендә чын татарлар эшләргә тиеш, дип уйлыйм. Читтән килгән дизайнерлар бар, ләкин татарлыкны аны каның белән дә тоярга кирәк, күз белән генә түгел…

Эльмира СИРАҖИ

Элара Шәйхи һәм Гөлнара Хамаева

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*