Бөтендөнья татарларының тормышы, көнкүреше, күренекле, булган кешеләре, шулай ук халкыбыз тарихы, гореф-гадәтләре, татар дөньясындагы яңалыклар хакында язучы “Татарлар” газетасына язылу дәвам итә. Россия күләмендә айга ике тапкыр чыгучы басмага язылучылар бүләк тә ота алачак.
“Татарлар” газетасы «Сездән – язылу, бездән – бүләк!» исемле конкурс игълан итә. Бәйгедә 2021 нче елның 1 апреленнән-30 нчы июненә кадәр газетага язылучылар катнаша ала. Басманың Татарстан буенча индексы: П2359, Россия буенча индексы: П7075
Моның өчен кимендә 6 айга язылуны раслаган квитанция күчермәсен +7( 917) 264 54 44 телефон номеры вацабына, яисә [email protected] электрон адресына, шулай ук 420060, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 йорты, “Татарлар” газетасы редакциясе адресына юлларга кирәк. Конкурс таләпләре белән нигезләмәдә тулырак таныша аласыз. Гаризалар 2021нче елның 30 нчы июненә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗәләр 16-30 нчы июль көннәрендә ясала. Бергә булыйк, бердәм булыйк, кызыклы язмалар аша татар дөньясы яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдар булыйк!