Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 
Кырымтатар музыкаль-драма академия театры 25 ел эшли, ул Симферопольда урнашкан, шул еллар дәвамында дөньядагы бердәнбер кырым татарлары театры 120дән артык спектакль сәхнәгә куйды. Рөстәм Миңнеханов театрга, иганәчеләр – эре сәнәгать предприятиеләрен җәлеп итеп, ярдәм итәргә вәгъдәләде. Театрның матди-техник базасы ныгытылачак һәм театрга зур автобус биреләчәк, дип хәбәр итә tatarstan.ru сайты.