tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады
Татарстан Рәисе «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Татарстан Рәисе «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза.

Сүз Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бирелде. Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә зур рәхмәтен җиткерде. «Рәхмәтне сез безгә түгел, без сезгә әйтергә тиеш. Һәммәгезнең үз эшегез, бизнесыгыз бар, ә моны үзегезгә өстәмә хезмәт итеп аласыз. Без моны бәялибез. Киләчәктә дә шушы эшләрне матур итеп алып барырбыз дип ышанам. Бу эшләрне Россия Президенты да күрә. Дөнья үзгәрде, Россиядән читләштеләр, ә ислам илләре безнең белән калды. Ә алар безгә, Казанга килә.

Чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*