tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир хәзрәт Крганов пленар утырышта Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәм оештыру турында сөйләде
Әлбир хәзрәт Крганов пленар утырышта Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәм оештыру турында сөйләде

Әлбир хәзрәт Крганов пленар утырышта Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәм оештыру турында сөйләде

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза.

Биредә Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов чыгыш ясады.

“Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган бүгенге чара безгә актуаль булган мәсьәләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшергә мөмкинчелек бирә. Күпләрегез, Курган өлкәсенең Йолдыз авылындагы фаҗига турында ишетеп беләсез. Хәзерге вакытта кешеләргә ярдәм кирәк. Менә шушы изгелеккә ияреп Чувашия мөселманнары да акчалата ярдәм оештырып, зыян күргән укытучылар гаиләләре өчен  бер йорт төзеп бирергә хәл итте.” – диде Әлбир хәзрәт Крганов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*