tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Ринат хәзрәт Раев чыгыш ясады
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Ринат хәзрәт Раев чыгыш ясады

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Ринат хәзрәт Раев чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза.

Биредә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның сәламләвен җиткерү өчен сүз Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раевка бирелде.

“Бергә булыйк, алга барыйк, бердәмлекне саклыйк. Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә, гаиләләребезгә, мәчетләребезгә, авыл һәм шәһәрләребезгә, газиз Ватаныбызга тынычлык һәм бәрәкәт насыйп итсә иде.” – диде Ринат хәзрәт Раев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*