tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Самигуллин: “Татар дин әһелләре форумы көн үзәк мәсьәләләр турында сөйләшергә мөмкинлек бирә”
Камил хәзрәт Самигуллин: “Татар дин әһелләре форумы көн үзәк мәсьәләләр турында сөйләшергә мөмкинлек бирә”

Камил хәзрәт Самигуллин: “Татар дин әһелләре форумы көн үзәк мәсьәләләр турында сөйләшергә мөмкинлек бирә”

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш уза. Биредә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин да чыгыш ясады.

“Елга бер тапкыр җыелып, татар дин әһелләре форумы көн үзәк мәсьәләләр турында сөйләшергә мөмкинлек бирә. Моның өчен оештыручыларга, форумны уздыруга өлеш керткән барлык оешмаларга бик зур рәхмәт”-, дип сүзен башлады Камил хәзрәт Самигуллин.

Чыгышында узган ел һәм быелгы вакыйгаларга тукталды: ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү, халык санын алу, Украинада махсус хәрби операция һәм мобилизация, Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлеге. Шулай ук Мәскәүдә мәчет салу өчен җир бүлеп бирелүе, Мәскәү, Казан, Уфа шәһәрләрендә мөселманнар өчен яңа корпуслар төзелүе, 40 ка якын мәчет ачылган һәм 100ләп фәнни чара үткәнен ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*