tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Профессор Гөлшат Галиуллина “Ак калфак” хатын-кызлар хәрәкәте рәисе урынбасары итеп сайланды
Профессор Гөлшат Галиуллина “Ак калфак” хатын-кызлар хәрәкәте рәисе урынбасары итеп сайланды

Профессор Гөлшат Галиуллина “Ак калфак” хатын-кызлар хәрәкәте рәисе урынбасары итеп сайланды

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында чираттагы Милли Шура утырышы узды. Утырыш барышында төп дүрт мәсьәлә каралды. Мәсьәләләрнең берсе «Ак Калфак»  Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе урынбасарын раслау иде.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. Анда хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион Советы рәисе итеп К.Р.  Идрисова сайланды һәм аның ике урынбасарларның берсе расланмый калды. Ул кандидатура Милли Шура утырышында расланыр дип килешенде.

Бүген утырыш барышында Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иҗтимагый координацион советы рәисе урынбасары итеп Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Галиуллина Гөлшат Рәис кызы кандидатурасын тәкъдим итте. Милли Шура әгъзалары әлеге кандидатураны бер тавыштан кабул иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*