tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Милли Шура утырышын Курган өлкәсенең Йолдыз авылында уздырырга тәкъдим итте
Васил Шәйхразыев Милли Шура утырышын Курган өлкәсенең Йолдыз авылында уздырырга тәкъдим итте

Васил Шәйхразыев Милли Шура утырышын Курган өлкәсенең Йолдыз авылында уздырырга тәкъдим итте

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында Милли Шура утырышы узды. Утырыш барышында төп мәсьәләләрнең берсе Курган өлкәсенең ялкыннан зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы халкына ярдәм итү һәм авылны саклап калуга багышланган иде.

Милли Шура әгъзалары каршында әлеге бәла-казаның бөтен нечкәлекләре турында «Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисе Марат Юнысов чыгыш ясады. Кургандагы милләттәшебез бүгенге көндә 100 дән артык гаилә авылда калырга ризалыгын белдерүен һәм бу саннарның әкрен генә артуын белдерде.

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исә, 24-25 май көннәрендә Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе нигезендә Йолдыз авылына шәхсән барачагын һәм андагы мәсьәлә белән җентекләп танышачагын әйтте. Шулай ук Милли Шура рәисе сентябрь айларына кадәр авылны торгызып, төзекләндереп Милли Шураның күчмә утырышын Йолдыз авылында уздырырга тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*