tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышында Яшьләр белән эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе сайланды
Милли Шура утырышында Яшьләр белән эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе сайланды

Милли Шура утырышында Яшьләр белән эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе сайланды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Утырыш барышында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Яшьләр белән эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе итеп расланды. Милли Шура әгъзалары алдында әлеге кандидатураны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 20 гыйнварында узган Милли Шураның Бюро утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының эшче төркемнәрне расланды. Анда яшьләр белән эшләү буенча эшче  төркем булдырырга дигән тәкъдим булган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*