tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда “Гаиләм хәзинәсе” дигән шәҗәрә бәйрәме узды
Баулыда “Гаиләм хәзинәсе” дигән шәҗәрә бәйрәме узды

Баулыда “Гаиләм хәзинәсе” дигән шәҗәрә бәйрәме узды

Баулы районында гаилә көненә тәгаенләп, 16 нчы май көнне, районның үзәк китапханәсе белән берлектә “Гаиләм хәзинәсе” дигән исем белән шәҗәрә бәйрәме узды. Ул Халыкара гаилә көненә һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

Чарага Баулы районының авылларыннан үз гаиләсенең тарихын, тамырларын барлап, киләсе буыннарына да истәлек булсын дип шәҗәрәләрен төзүче фидакарьләр, кызыксынучан кешеләр җыелды.

Исергәп авылыннан Зәрия Хәбипова, Яңа Чүтедән Һади Мөкатдисов, Шалтыдан Ләләгөл Кашапова һәм Наҗия Гыйльфанова, Баулыдан Зәкәрия Муллаев, Әнисә Биктимирова, Мәдинә Дөлкәрнәева үз шәҗәрәләрен төзү тарихы белән таныштырып уздылар.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләре белән бергәлектә оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*