tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Юнысов: Янгында каза күргән йөздән артык кеше Йолдыз авылында калырга тели
Марат Юнысов: Янгында каза күргән йөздән артык кеше Йолдыз авылында калырга тели

Марат Юнысов: Янгында каза күргән йөздән артык кеше Йолдыз авылында калырга тели

Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов Йолдыз (Эчкен) авылында янгында каза күргән йөздән артык гаиләнең авылда калырга теләк белдерүен әйтте.

“Башта илле кеше авылда калу теләген белдергән булса, хәзер йөздән артык кеше калырга тели” – диде ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында.

Татар конгрессы рәисе хәзерге вакытта 35 гаиләнең мәктәптә яшәвен әйтте. “Мәктәптә 68 бала укый, ләкин 5-6 гаилә китәргә уйлый. Безгә аларны калдырырга тырышырга кирәк. Мәктәпне дә сакларга кирәк, анда татар телен укыталар”, – диде ул.

Ул Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан җитәкчелегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. “Иң беренче ярдәм Татарстан аша килә башлады. Бүгенге көнгә кадәр ярдәм күрәбез”, – диде ул.

Марат Юнысов гуманитар ярдәм белән фураларның килеп торуын искәртте. Ул авылда эш урыннарын булдыруны сорады.

“Авылда дүрт фермер хуҗалыгы, ике шәхси эшмәкәр бар. Күп кеше китеп эшли. Мөмкинлек булса, эш урыннары ясау өчен берәр цех яки теплица төзисе иде”, – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*