tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург мөфтие: Татар милләтен, телен, мәдәниятен саклау өчен мәдрәсәләрне саклау кирәк
Оренбург мөфтие: Татар милләтен, телен, мәдәниятен саклау өчен мәдрәсәләрне саклау кирәк

Оренбург мөфтие: Татар милләтен, телен, мәдәниятен саклау өчен мәдрәсәләрне саклау кирәк

Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Хөсәения» мәдрәсәсе директоры Әлфир хәзрәт Шәрипов фикеренчә, татар милләтен, телен, мәдәниятен саклау өчен, мәдрәсәләрне сакларга кирәк.

«Мәдрәсәләр 1000 ел элек милләтебез данын күтәргән кебек, хәзер дә мәдрәсәләр аша милләтебез телен, мәдәниятен саклау зарури», – диде ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында.

«Ата-бабаларыбыз тәҗрибәсе бай. Аларга карап яшәргә кирәк. Өлкәбездә горурланырлык күп нәрсәләр бар. Ризаэтдин Фәхретдин, татар типографиясен ачкан Рәмиевләр, Кәримовлар, иң яхшы мәдрәсәләрдән саналган «Хөсәения» мәдрәсәсе. Аны тәмамалучылардан Муса Җәлил, Әхмәтзәки Вәлиди, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башка шәхесләр бар. 130 еллык мәдрәсәнең дәвамчысы булган заманча мәдрәсә 32 елдан артык эшләп килә», – диде Оренбург мөфтие.

Аның сүзләренчә, мәдрәсәдә дин сабаклары гына түгел, тел, милли мәдәниятне өйрәнү буенча да эшләр алып барыла. «Бу уку йорты вазифасын уңышлы алып бара. Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә эшләп килгән имамнарның 80 проценты – аны тәмамлаучылар», – дип белдерде Әлфир хәзрәт.

«Имамнар – кеше җаннарын дәвалаучылар. Табиблар тәнне дәваласа, имамнар җанны дәвалый. Халыкка үгет-нәсихәт биреп, вәгазьләре белән халкыбызга рухи тәрбия бирәләр. Мәчетләрдә якшәмбе дәресләрен дә алып баралар, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтәләр. Имамнарны берләштереп, даннарын күтәрергә кирәк. Татарлар һәрвакыт үзләрендә дин һәм мәдәниятне берләштерә алган», – дип ассызыклады Оренбург өлкәсе мөфтие.

Әлфир хәзрәт Шәрипов гаиләнең ныклыгы әһәмиятен әйтте. «Гаилә – ил терәге. Ул нык булса, дәүләт тә нык була. Имамнар вәгазьләрендә, гаиләләр талаксыз, нык яшәсен, дип аңлатсыннар. Гаиләдә ана телендә сөйләшеп, дини тәрбия бирсәк, Аллаһ, Ватаныбыз, милләт каршысында да вазифаны үтәгән булып саналырбыз», – дип белдерде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*