Татарстанның Спас районында мең балага исәпләнгән төбәкара палаткаларда торышлы лагерь эшләячәк. Биредә ял итүчеләр татар теле практикасы алачак.
Балалар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән чакырулы. Мондый туплануның максаты – татар халкы мәдәнияте, Татарстан белән якыннан танышу, татар телендә аралашу.