2019 елның 8 февралендә, җомга көнне 14 сәгатьтә, Татарстан язучылар берлегенең конференцзалында (Казан, Мөштәри ур., 14) “ВЕЛИКИЙ ЯЗЫК ТЮРКОВ” китабын тәкьдим итү була. Авторы – Рафис Сәлимҗанов. Китап Олжас Сулейменовның “Аз и Я”, Мурад Аджиның “Полынь половецкого поля”, Әбрар Каримуллинның “Прототюрки и индейцы Америки. По следам одной гипотезы” дигән әсәрләренең дәвамы буларак язылган.
Әсәр бүген матбугатта, интернетта, социаль челтәрләрдә, һәрбер гаиләдә бик күп бәхәсләр кузгаткан актуаль темага – телебезне саклау һәм аны яклау мәсьәләсенә багышланган…
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, сатирик стильдә язылган, шулай ук фәлсәфи уйланулар һәм юмор белән сугарылган бу әсәр үзенең формасы белән моңа чаклы татар әдәбиятендә генә түгел, урыс әдәбиятендә дә беркемне дә кабатламый. Анда без ияләнгән сюжет линиясе шактый үзенчәлекле корылган – автор урыс теленә кергән татар сүзләрен барлый, аларның чамадан тыш күп икәнен укучыга искәртә һәм шул сүзләрне берәм-берәм чүпли торгач, Россияның үткән тарихына, Афанасий Никитин сәяхәтләрненә, Чынгыз заманнарына барып чыга. Әмма, заманыбызның бүгенге катлаулы, бик тирән мәсьәләләрен дә әйләнеп үтми – алар турында да үз сүзен әйтә. Кыскасы, китап белән танышкан укучылар аны татар әдәбиятында гына түгел, тел гыйлемендә дә күптән кирәкле яңа сүз итеп кабул иттеләр.
Рафис Сәлимҗанов социаль челтәрләрнең берсендә хәзерге заман әдәбияты нинди булырга тиешлеге турында болай дип яза:
“Бүгенге татар прозасы ничек булырга тиеш?
Ул парламентлар, халыклар, президентлардан бер баш өстә торырга тиеш.
Шулай булмаса, ул нәрсәгә кирәк?
Ул бүгенге тормышта юл күрсәтүче маяк булырга тиеш.
Әмма, кызганычка каршы, бүгенге татар прозасының шактый өлеше «1891 года образца Мосинской винтовки” мисалларыннан ерак китми. Гайнү әбинең кәҗәсе һәм үзе турында, аның Гайнуллага яшьлек мәхәббәте турында күпме язарга була инде?
Безнең башны мәктәп елларыннан бирле катырган Сталиннар, Гитлерлар, Лениннар, Карл Маркслар белән бәхәсләшерлек булмаса, хәзер дөньяда барган идеологик көрәштә иң алгы рәтләрдә бармаса, ул татар әдәбиятенең поты бер тиен.
Сократлар, Лао-Цзылар, Конфуцийлар, Библия, Еклезиаст, Корьән югарылыгын торып, Чынгыз Айтматовлар, Муса Җәлил,Туфан, Габдулла Тукай, Мурад Аджилар дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш безнең әдәбият.
Утырып уйлар уйларга вакыт җитте!”
Тагын бер сорау – китап ни өчен татар телендә түгел, урыс телендә язылган?
“Аны татар телендә берничек тә язып булмый иде”, ди автор.
Чөнки, бу китап аша үз телен белгән татарларга гына түгел, татарча белмәгән татарларга да һәм шулай ук Татарстанда яшәгән үзебезнең урыс кардәшләргә дә бик күп информация җиткерергә кирәк иде – алар арасында кайберәүләр безнең телнең тарихын белү түгел, аның һаман яшәвен дә ниндидер бер аңлашылмаучанлык итеп кенә кабул итәләр бит. Хәзерге галимнәр исбатлавынча, төрки телләр дистә мең еллар элек барлыкка килгәннәр; аларның грамматикасы да, башка телләр белән чагыштырганда, искиткеч камил, математик дәрәҗәдә төгәл. Мисал өчен, урыс теленең барлыкка килү вакытын академик А. Зализняк нибары 1200 ел дип күрсәтә. Бу китапны укыган кеше татар халкының йөзек кашы булган, татар халкының менталитетын формалаштырган, бик кыска һәм афористик дәрәҗәдә төгәл һәм искиткеч камил телебезгә карата кимсетү сүзләрен башка әйтә алмый, чөнки, китапта китерелгән йөзлән мисаллар шуны күрсәтеп тора – безнең телгә каршы көрәшү ул – урыс теленең үзенә каршы көрәшү булып чыга; чөнки, урыс телендәге бихисап сүзләрнең тамырлары – татар-төрки телләреннән алынган тамырлар.
Урыс телендәге ОТЧИЗНА, ОТЕЧЕСТВО, ОТЕЦ, ОТЧЕСТВО кебек иң төп сүзләрнең дә тамырында төркиләрнең “АТА” сүзе ята!
Урыс телендә безнең телдән башка дога да кылып булмый, ди автор; урыс халкы үзенең Алласына да үз сүзе белән түгел, татар сүзе белән эндәшә:: “ОТЧЕ, сущий на небесах!”
З. Харисова