23 апрель көнне Теләче район мәдәният йортында Татар конгрессының Теләчедәге бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы, районның балалар бакчалары белән берлектә 6, 7, 8 яшьлек балалар катнашында, “Нәни энҗеләр” район бәйгесенең икенче этабы үтте.
Чарада районның төрле авылларыннан 23 бала катнашты. Театр түгәрәге җитәкчеләре, татар теле укытучылары катнашында узган чарада төрле мастер- класслар оештырылды, татар халык уеннары уйналды, балалар шулай ук, Г.Тукай иҗаты белән таныштылар, өлкән сыйныф укучылары әзерләгән курчак театрын тамаша кылдылар, “Тынычлык җыры” на флешмоб та биеделәр.