tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай Оренбурда булганмы?
Тукай Оренбурда булганмы?

Тукай Оренбурда булганмы?

Мөхәррирдән: Бу сорауга “Яңа Вакыт” гәзите битләрендә күп тапкырлар, ниндидер үкенеч хисе белән: “Тукай Оренбурда бер тапкыр да булмаган”, дип язып килдек. Инде кулга бу (сенсацион дип әйтергә була) мәкалә килеп кергәч, иң беренче чиратта, картадан Уральски белән Линевка авылы арасын үлчәргә булдым – 179 чакрым… Әгәр дә Линевка шәкертенең туганнары тарантас җигеп килеп алган булсалар, ярты көнлек юл. Бик тә мөмкин…

Уфаның “Кызыл таң” республика газетасында 2012 елның 25 апрель санында Казаннан филология фәннәре докторы Рамил Исламовның “Бөек шагыйрьнең тарихи сәяхәтләре эзләреннән” дигән мәкаләсен укыдым. Анда сүз татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында бара. Истәлекләрдән күренгәнчә, шагыйрь Казахстанның Уральски шәһәрендә яшәгәндә, ул төрле урыннарда булган. Мәсәлән, Оренбур өлкәсе, Буран (хәзерге Соль-Илецк) районы Линевка авылында яшәүче татар теле укытучысы Зәкәрия Яхъя улы Әхмәров 1953 елның 12 мартындагы язучы Әхмәт Фәйзигә адресланган хатында булачак шагыйрь үзенең классташы, Уральскиның “Мотыгия” мәдрәсәсе шәкерте Зәйнулла Самышев белән Линевка авылына кунакка килгән, дип хәбәр итә. Алар шунда бергә фотога төшәләр.

“Казан утлары” журналының 1996 елның 6 нчы санында Әхмәт Фәйзигә “Тукай” романы язу өчен җибәрелгән кайбер хатлар басыла. Алар ТР ФА Г.Ибрагимов исм. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлегендә саклана. Әхмәт Фәйзинең хатлар фондында, шул исәптән, Зәкәрия Әхмәровның хаты һәм бу фотография саклана. Шунысы кызык, Закария Яхич үзе яшәгән вакытта бу мөһим факт турында эндәшмәде, аны студентларына, авылдашларына һәм балаларына әйтмәде.

Нәкъ менә Габдулла Тукайның Линевка авылына килү факты мине Зәкәрия Әхмәровның тормыш юлын өйрәнергә мәҗбүр итте дә инде. Моның өчен аңа зур рәхмәт. (Әхмәров Зәкәрия Яхъя улының фронтовик-язучы, педагогик тормышы һәм аның татар милли әдәбиятына, туган якны өйрәнүгә, туган авыл һәм мәктәп тарихына бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында мин инде «Яңа Вакыт» гәзитендә мәкаләләр язган идем (2020 елның №18 – 13 май, № 40 – 3 октябрь).

Хәзер Линевка авылында яшәүчеләргә “Тукай килүе турында” мемориаль такта кую турында уйланырга кирәктер. Чөнки һәр авыл “татар Пушкины” кунакта булуы белән мактана алмый бит.

Азрак бу фотография тарихы турында: шагыйрь Габдулла Тукайның исән чагындагы фотосурәтләре бик күп түгел, чөнки ул нибары 27 ел гына яшәгән. Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Һәм андый очрак аңа дусты Зәйнуллага кунакка барганда килеп чыга. Тукайның күп кенә альбомнарында һәм музейларында бу фото астына: “1904-1905 елларда Уральскида төшерелгән. Күрәсең, Тукай якын дусты, татар театрының булачак атасы Габдулла Кариев белән янәшә тора”, дип язылган. Шулай ук: “Тукай озын буйлы шәкерт белән янәшә тора”, дип тә язалар  һәм ике вариантта да сорау билгесе куялар. Тик, бу фотоны якынрак караганда, озын буйлы шәкерт Кариевкә бөтенләй охшамаган.

Тукайның кайсы шәһәрләрдә булганлыгын бармаклап санарга була: Уральск, Казан, Уфа, Әстерхан, Петербург, Түбән Новгород, Гурьев, Троицк. Ә безнең Оренбур шәһәре андый хөрмәткә лаек булмаган. Шулай да, аны зур хезмәт хакы бәрабәренә билгеле алтын промышленниклары, абыйлы-энеле Рәмиевлар һәм “Вакыт” гәзите мөхәррире дә чакырганнар эшкә. Тик, билгеле бер сәбәпләр аркасында, Тукай килмәгән. Тукайның атаклы Татар Каргаласында булуы турында да риваять бар. Әгәр бу чыннан да шулай булган булса, бу, һичшиксез, расланган булыр иде. Кем әйтмешли, “легенда легендой”, ә Тукай үзе Линевка авылында булуы – бу инде факт!…

Марат Султангузин,

туган якны өйрәнүче.

Сарыкташ районы.

Оренбур өлкәсе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*