tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә “Нәни энҗеләр” район бәйгесенең икенче этабы үтте
Теләчедә “Нәни энҗеләр” район бәйгесенең икенче этабы үтте

Теләчедә “Нәни энҗеләр” район бәйгесенең икенче этабы үтте

23 апрель көнне Теләче район мәдәният йортында  Татар конгрессының Теләчедәге бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы, районның балалар бакчалары белән берлектә 6, 7, 8 яшьлек балалар катнашында, “Нәни энҗеләр” район бәйгесенең икенче этабы үтте.

Чарада районның төрле авылларыннан 23  бала катнашты. Театр түгәрәге җитәкчеләре, татар теле укытучылары катнашында узган чарада төрле мастер- класслар оештырылды, татар халык уеннары уйналды, балалар шулай ук, Г.Тукай иҗаты белән таныштылар, өлкән сыйныф укучылары әзерләгән курчак театрын тамаша кылдылар, “Тынычлык җыры” на флешмоб та биеделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*