Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кирәк
Рөстәм Миңнеханов: «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов: «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туган тел» скульптур композициясенә конкурс игълан итәргә кушты.

Шагыйрь Зиннур Мансуров Кырлайда Президентның иҗат интеллигенциясе белән очрашуында «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.

Ул шушы һәйкәлне тасвирлап, Тукай үзе, шунда ук бер милли киемле ана, аның улы белән кызы, шигырь юлларын татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә, гарәп графикасында биреп, җырның ноталарын да күрсәтү күздә тотылганын әйтте. «QR-код та куйсак, 24 сәгать буе эшли торган һәйкәл булыр иде. Шунда чаралар уздырып булыр иде», — диде.

«Әйдәгез, конкурс уздырабыз. Һәйкәлне кем ничек күзаллый. Комиссия рәисе итеп Марат Әхмәтовны билгелибез. Урынын уйларга кирәк. Ул әйбәт әйбер булачак. Һәр милләткә ниндидер символ кирәк. фикерегез бик әйбәт», — дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*