Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов һәм Шәймиев шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Миңнеханов һәм Шәймиев шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Миңнеханов һәм Шәймиев шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көнендә шагыйрьнең Казандагы һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм мәктәп укучылары да шагыйрьне искә алды.

«Бүген – Туган тел көне. Бу хакта сөйләгәндә без, беренче чиратта, Габдулла Тукайны искә алабыз. Әгәр яшьләрдә тел һәм мәдәнияткә карата мәхәббәт уятырга телибез икән, безгә шәхесләргә таянырга кирәк», – дип искәртте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, Тукай танылган язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре арасында бердәнбер түгел, әмма ул татар халкы өчен һичшиксез беренче урында тора.

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән мәктәп укучылары да Габдулла Тукайның татар мәдәниятендәге төп фигураларның берсе булуын билгеләп үтте.

«Татар әдәбияты бездә һәрвакыт Габдулла Тукай белән ассоциацияләнә. Моннан тыш, бер генә шигырь бәйгесе дә аның әсәрләреннән башка узмый. Аның шигырьләрен бөтен кеше дә белә һәм укый», – диде чарага килгән яшьләрнең берсе.

Арсений Кәримов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*