tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау районында “Телебез белән көчле без!” әдәби – музыкаль кичәсе узды
Биектау районында  “Телебез белән көчле без!” әдәби – музыкаль  кичәсе узды

Биектау районында “Телебез белән көчле без!” әдәби – музыкаль кичәсе узды

2021 елның 23 апрелендә Биектау районында “Телебез белән көчле без!” дип аталган әдәби – музыкаль кичә булып узды. Чара 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, “Биектау якташлыгы” җирле иҗтимагый оешмасыннан белән берлектә оештырылды. Кичәдә мөхтәрәм язучылар – Рабит Батулла, Солтан Шәмси, Рафис Корбан, район җитәкчелеге, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлегеннән вәкилләр катнашты. Чараны уздыру мәйданы итеп, күп милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату яшәгән, халык саны буенча 300 гә якын кеше исәпләнгән авыл сайланды.

Кичә якташ язучылар сөйләме һәм авыл халкының үз милли телләрендәге чыгышлары белән үрелеп барды. Залда утыручылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр. Иң күп сораулар Рабит Батуллага юлланды. “Ни өчен тору урыны итеп Чыршы авылын сайладыгыз?” – дигән сорауга, “Чыршысы булмаганга, мин утырткан чыршыларны шаулатыр өчен”, – дип җавап бирсә, “Сез үзегезне Биектау районы халкының якташы дип саныйсызмы, сезне үзебезнең якташыбыз дип таныштыруга без хаклымы?,- дигәненә исә “Әлбәттә, мин 25 ел шушы җирлектә яшим икән, мин үземне сезнең якташ дип саныйм”,- дигән җавабын исә зал көчле алкышлар белән каршы алды.

Бәйрәм кичәсе азагында район тормышында актив эшчәнлек алып барган шәхесләргә “Биектау якташлыгы” җирле иҗтимагый оешмасының рәхмәт хатын тапшырылды. Чара Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бергә башкару белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*