tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукайны Бишкек шәһәрендә дә хөрмәтләделәр
Габдулла Тукайны Бишкек шәһәрендә дә хөрмәтләделәр

Габдулла Тукайны Бишкек шәһәрендә дә хөрмәтләделәр

«Туган тел» оешмасы һәм Казан Федераль Университетының Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри үзәге 25 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган кичә үткәрде.

Кичәне Каюм Насыйри үзәгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгән кунакларны «Туган тел» оешмасы җитәкчесе, Гөлсинә Ульмаскулова сәләмләде.

Биредә Габдулла Тукайның тормыш юлы хакында сөйләнде, аның шигырьләрен татар теленә өйрәнүче укучылар сөйләделәр. Шагыйрьнең «Су анасы» әкиятенә куелыш күрсәтелде, ә кечкенә балалар курчак театрын күрсәттеләр.

Кичә ахырында бар кунаклар Габдулла Тукай сүрәте төшкән дәфтәр белән бүләкләнде.
Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*