tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормыш белән бергә атлап яшәгән ветеран укытучы
Тормыш белән бергә атлап яшәгән ветеран укытучы

Тормыш белән бергә атлап яшәгән ветеран укытучы

Мәктәптә эшләгән еллар турында матур хатирәләре белән ветеран укытучылар еш уртаклашалар. Укытучы һөнәрен сайлаганына чиксез горурланып яшәүче, 47 ел педагогик хезмәт стажы булган, эшләгән чорында ЦК КПССның Мактау грамотасы, СССРның министрлар Советының, ЦК ВЛКСМның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ветеран укытучы Сади Мөнип улы Рафиков бүген дә Индәр авылының иҗтимагый тормышында, авыл музеен булдыруда, экспонатлар белән музейны баетуда актив эш алып бара. Гомер буе укучыларына тирән белем, тәрбия биргән укытучы укчыларының уңышларына сөенеп яши. Аның укучылары илебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Ул яшьлек елларын, гаиләсен, мәктәптә укыткан чорын сагынып искә алды.

“1950 нче елны күп балалы гаиләдә тудым. Әтием Мөнип Булат улы белән әнием Мәрсия Хәбибулла кызы “Красная звезда” колхозында хезмәт иттеләр. Гаиләбездә 10 бала үстек. Берсе-3 яшендә вафат булды. Әтием Бигәтен авыл советында секретарь булып та эшләде. Мин Индәр авылының башлангыч мәктәбен тәмамладым. Бу мәктәптә бер ел Закир Фәтхетдин улы Закиров эшләгән иде. Ул тәҗрибә туплап, күп еллар мәктәптә эшләгәненнән соң РФнең атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Безнең авыл балалары Бигәтеннең сигезъеллык мәктәбендә укуларын дәвам иттеләр. Индәр авылы балалары Бигәтенгә 12 чакрым юлны җәяүләп баралар иде. Мәктәпне уңышлы тәмамлап 1965 нче елны мин Тубыл педучилищесына укырга кердем. Кече вакытымнан укытучы һөнәре күңелемә ошады. Педучилищены тәмамлап туган авылым мәктәбенә эшкә кайттым. Мәктәптә тәҗрибәле укытучылар эшләгән елларга туры килде минем хезмәт юлым. 1972 нче елны бик тә чибәр, акыллы Зөһрә белән гаилә кордык. 3 егет, ике кыз тәрбияләп үстердек. Кызганчыка, Зөһрәмне узган елның август аенда соңгы юлга озаттым.

1972-73 нче елларны башлангыч мәктәпләрдә үзгәрешләр кертелде, монда укучылар 3 нче сыйнфка кадәр белем алдылар. Яшь белгеч буларак мин кыскартуларга эләктем. 1974 нче елның январь аеннан 3 чакрым ераклыкта урнашкан Боровойның сигезъеллык мәктәбендә хезмәт юлымны дәвам иттем. Физкультура, хезмәт дәресләрен алып бардым. Өч елдан соң бу поселок бетте, мәктәп ябылды. Миңа яңадан туган авылым-Индәрдә хезмәт юлымны дәвам итәргә насыйп булды. Башлангыч мәктәп базасы нигезендә сигезъеллык мәктәп ачылды. Кабинетлар җитешмәде, укычылар ике сменага бүленеп укыдылар. Мәктәп директоры Әхмәт Азис улы Хабаров иде.

1988нче елны җыелышта мине директор итеп сайладылар. Үзгәртү чорлары безнең авылга да килеп җитте. Авылда мәктәп яшьтәге укучылар саны түбәнәйде. 2005 нче елдан безнең авыл мәктәбендә  башлангыч мәктәп эшли. Мәктәптә эшләгән елларымда башлангыч сыйныфлардан башка төрле фәннәрне укытырга туры килде.

Авыл мәктәпләрендә тормыш кайнап торган чор истән чыкмый. Ул елларны авыл мәктәпләрендә балалар да күп булды. Мәктәптә татар теле, әдәбияты укытылды. Укучыларга патриотик тәрбия бирү, пионер, комсомол булулары, үзешчән сәнгать смотрлары, спорт ярышлары еш үткәрелде. Һәр чорның истә калырлык күңелле, матур вакыйгалары хәтеребездә,-”дип сөйләде.

Ветеран укытучыны мәктәптә үткәрелгән чараларга ел саен хөрмәтләп чакыралар. Намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үткән, ирешкән уңышларына шатланып яшәгән Сади Мөнип улы Рафиков укытучы һөнәрен сайлавына беркайчан үкенмәгән. Яңа уку елын, Укытучылар көнен дә ул көтеп ала.

                                                                           Римма Умитбаева,

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*