tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Ислам Нуры» күргәзмәсе ачылды
Казанда «Ислам Нуры» күргәзмәсе ачылды

Казанда «Ислам Нуры» күргәзмәсе ачылды

9 сентябрьдә, «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә ике көнгә исәпләнгән «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырыла һәм милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелә.

Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар хәзрәт Шаһимәрданов, Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе Аббяс хәзрәт Шляпошников, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Гадәттәгечә күргәзмә Изге Коръән сүрәләрен уку белән ачылды. Татарстан мөфтие, күргәзмәгә килүчеләрне сәламләп, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә танылу мөһимлеген билгеләп үтте. “Киләчәктә без бу мөмкинлектән үз хокукларыбызны яклар, исламга нигезләнгән тормышны алга алып бару өчен файдалана алырбыз дип өметләнәбез. Безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бер гыйбарә белән Halal lifestyle – хәләл тормыш рәвеше дигән кызыклы трендны күрсәтте. Шуңа күрә ислам инфраструктурасын «бишектән кабергә кадәр» үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Бу балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, мәчетләр дә, хәтта зиратлар да. Барысы да дин тотучы кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш”, – диде мөфти, күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдереп.

«Ислам Нуры» күргәзмәсен Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Җәннәт Минһаҗеваның Modest Covered командасы ярдәме белән «ВИКО» ҖЧҖ оештырды.

2022 елда күргәзмә ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган мөселман әдәбияты фестивален; төрле темаларга сессияләр белән бизнес-форумны; хәләл стандарты буенча җитештерелгән продукция экспозициясен (шул исәптән мөселманнар өчен товарлар сату һәм атрибутика ярминкәсен дә), мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтүне, мәдәни программаны үз эченә алган мәйданчыкка әйләнде.

Күргәзмә башланганчы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар хәзрәт Шаһимәрданов, Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе Аббяс хәзрәт Шляпошников, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин һәм башка рәсми затлар күргәзмәне карады.

Күргәзмә кысаларында Татарстан мөфтияте эшчәнлеге дини мәгариф системасы, нәшрият эше, хәләл продукция һәм дини дәгъват кебек берничә юнәлештә күрсәтелде. Экспозицияләр ислам уку йортлары, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрият йорты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты тарафыннан һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәзрәтләренең лекцияләре рәвешендә тәкъдим ителде.

Дини белем бирү экспозициясе республикадагы 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ, шулай ук БИА турында тәфсилле мәгълүмат белән тәэмин итте.

«Хозур» нәшрият йорты кануни классик әдәбият – Коръән мүсхәфләре, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре, татар, рус һәм гарәп телләрендә дингә, гыйбадәт кылуга багышланган китаплардан торган күргәзмә, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең узган 8 елдагы эшчәнлеге турында сөйләүче мультимедиа экспозициясе оештырды. Өченнче павильонның конференц-залында «Хозур» нәшрият йорты Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ибн Фадлан» фильмын күрсәтә. Тагын бер стенд сирәк китапларга багышланды. Күргәзмәгә килүчеләр Коръәннең репринт “Казан басмасы”н үз күзләре белән күрә алды.

Күргәзмәнең иң кызыклы мәйданчыкларының берсе — Ислам турында ачык лекторий. Аның кысаларында танылган Казан вәгазьчесе һәм Ислам галиме, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе бүлеге, Казан ислам университеты мөгаллиме, рус телендәге “Калям Шариф. Перевод смыслов” һәм “Сахих әль-Бухари в версии Зубдат” кебек бестселлер басмаларның редколлегияләре әгъзасы Әхмәд Әбү Яхъя әл-Хәнәфи һәм ислам фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе хезмәткәре Рәшит Сибгатуллин, мөселманнарны гына түгел, башка мәдәният һәм дин вәкилләрен дә борчый торган темаларга лекцияләр укый.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*