tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов-на-Дону шәһәренә бара
Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов-на-Дону шәһәренә бара

Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов-на-Дону шәһәренә бара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 14 сентябрьда Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәген ачу тантанасында катнашачак.

Әлеге чарада Ростов өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Игорь Гуськовның, Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаевның  һ.б. чыгышлары көтелә.

Хәзерге көндә Ростов өлкәсендә 14 меңгә якын татар яши. Ләкин 20 елга якын бу оешманың үз бинасы булмаган.  2019 елда исә Ростов өлкәсе губернаторы – Голубев Василий Юрьевич һәм Татарстан Республикасы Президенты – Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы вакытында  оешмага яңа бина бирү турында карар кабул ителә.

Очрашуның модераторы – Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Курмакаева Надия Хәйдәр кызы.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*