tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестивале тантанасында Болгар дәүләтенә багышланган җыр премьерасы булды
Казан кинофестивале тантанасында Болгар дәүләтенә багышланган җыр премьерасы булды

Казан кинофестивале тантанасында Болгар дәүләтенә багышланган җыр премьерасы булды

Казан халыкара мөселман кинофестивале ябылу тантанасында Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган җыр премьерасы булды.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның рәисе, Казан фестиваленең Президенты шәех Равил Гайнетдин инициативасы белән Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап «Болгар йортым – хәтер кыйбласы» җыры язылган», дип игълан итте алып баручылар «Пирамида» сәхнәсеннән.

Җырның авторлары – композитор Луиза Батыр-Болгари һәм бүгенге көндә Төркиядә яшәүче шагыйрә Гөлназ Гарипова.

«Болгар йортым – хәтер кыйбласы» җыры татар җырчылары Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Илнар Шәрәфетдинов башкаруында яңгырады.

«Пирамида» үзәгендә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы бара. Владимир Хотиненко җитәкчелегендәге жюри фестиваль лауреатларын игълан итә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7 – 11 сентябрь көннәрендә үтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*