tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган авылым” комплексында казның аяк-башыннан традицион бәлеш пешерү буенча остаханә узды
“Туган авылым” комплексында казның аяк-башыннан традицион бәлеш пешерү буенча остаханә узды

“Туган авылым” комплексында казның аяк-башыннан традицион бәлеш пешерү буенча остаханә узды

2022 елда узган II Бөтенроссия “Каз өмәсе фестивале”нең кайтавазы татар халкы гореф-гадәтләре һәм милли ашларын популярлаштыруга багышланган чаралар булып яңгырады.

25 гыйнвар көнне Казанның  “Туган авылым” комплексында казның аяк-башыннан традицион бәлеш пешерү буенча остаханә узды. Чараның максаты – татар казы брендын булдыру һәм милли аш-су традицияләрен саклау. Бәлештән кала биредә тутырылган каз муены һәм казның эч- башыннан мичтә чүлмәк тә пешереп күрсәттеләр.

-Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында өч ел элек татар халык ашлары буенча аерым бер совет оештырган идек. Без үзебезнең азык-төлек, һөнәрчелек һәм башка өлкәләрне бренд буларак күтәрәчәкбез, – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Татар халык ашлары Координацион Советы рәисе – «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

-Без яңа милли ризыклар булдырырга тиеш. «Каз өмәсе» бәйгесендә үзебезнең татар егетләре, татар хатын-кызлары яңа технологияләр буенча әзерләнгән ризыкларны күрсәтәләр. Алар да традицион ашлар рәтенә керә тора, – дип сөйли ул.

Остханәләрне үткәрүчеләрнең берсе – аш-су остасы, II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә Гран-при иясе Минзәлә Гайнуллина. Ул Оренбург өлкәсе Переволоцк районы Чесноковка авылыннан килгән.

Биредә исә казның аяк-башыннан традицион бәлеш пешереп күрсәтте Минзәлә ханым.

–  “Бисмилла”ны әйтеп башларга кирәк эшне, бәлешне яхшы кәеф белән, уң булсын дип пешерергә кирәк, шул чакта гына аш-су тәмле, бәрәкәтле була, –дип уртаклаша ул.

Матур итеп бөрелгән бәлеш “Туган авылым” ресторанының бизәкле миченә кереп оялады. Киләсе рецептны кунакларга Саба районы Иләбәр авылыннан II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә каз муены тутыру буенча 1 урын яулаган Рамил Хафизов үткәрде.

– Бүген тәкъдим иткән тутырылган каз муены рецептын күргән бар иде, мин аны төрлечә пешереп карап камилләштердем. Киләсе елда катнашу өчен нинди ризык тәкъдим итим дип аптырамыйм: инде идея бар, ләкин әлегә серне чишми торам, – ди ул.

Аш-су серләре хакында шулай ук «Туган авылым» комплексы шеф-повары Әхәт Дәүләтов сөйләде. Ул кунакларга казның эч-башыннан мичтә чүлмәк пешереп күрсәтте.

– Төрле илләрдә аш-су пешерүне өйрәнеп кайткач шуны аңладым: һәр халык үз милли ашлары хакында сөйли, алар белән горурлана. Минем дә үз халкым мәдәниятен, аның милли ашларын танытасым килә.  Без традицион татар ризыкларын заманча итеп тәкъдим итәргә тырышабыз, – ди ул.

Остаханәләрдә Халыкара сервис көллияте, Казан кооператив институты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары, “Татар бистәсе” һәм “Туган авылым” комплексы вәкилләре катнашты.

Кунаклар арасында – Колумбиядән килгән егет. Себастьян Сальседо Казан инновацион университетының лингвистика юнәлешендә белем ала, бирегә исә татар мәдәнияте белән танышырга килгән.

-Мин татар милли ашларына гашыйк булдым. Ризыклар тәмле һәм карап торышка да матур. Бүгенге чара һичшиксез кызыклы булды, мин татар ашларын үз милли ашларыбыз белән чагыштырып барам. Мәсәлән, татар өчпочмагы Латин Америкасында пешерелә торган “эмпанада” дигән ризыкка ошаган, ләкин аңа бәрәңге салынмый. Безнең университетта татар һәм рус милли ашларын пешерү буенча остханәләр уза, бик теләп катнашабыз. Татар ашлары – бер серле дөнья ул, – дип сөйли Себастьян.

КИУда продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыруны өйрәнүче Фәридә Фәттахова һәм Данил Хәбибрахманов та бүгенге чараның мөһимлеген ассызыкладылар.

-Безгә профессионал булу өчен һәрвакыт үсештә булу кирәк, бүгенге остаханә яңа төрле материал, яңа рецептлар өйрәнү өчен шәп форсат булды, – ди алар.

Ләйсән Хәерова 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*