tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләтле укытучы, рәссам Асия
Сәләтле укытучы, рәссам Асия

Сәләтле укытучы, рәссам Асия

Ул рәсем ясый, музыка коралларында уйный, укучыларына белем бирә, җирле язучылар чыгарган китапларының иллюстраторы да. Яхшы күңелле, искиткеч матур рәсемнәре, көйләре белән якташларын гаҗәпләндергән, сөендергән якташыбыз Асия Альберт кызы Рәхимова мәктәпне тәмамлап 2004 нче елны Д.И.Менделеев исемендәге пединститутның cәнгать-графика факультетына укырга керә. 19 яшендә көтмәгәндә килгән сынауларны ул җиңеп чыга, укуын да ташламый. Ул елларны искә алып:”Физик һәм психлогк яктан авыр булды. Укуымны ташламадым. Көч, түземлек, ышаныч, якыннарымның мине яратулары, үземнең тормышны, әти-әниемне чиксез яртауым авырлыкларга бирешмәскә, авыруны җиңеп чыгарга көч бирде. Хәзер кешеләргә мин башкача карыйм”,-дип әңгәмәбезне башлады.

Асия Рәхимова институтны тәмамлап Корнилов йортын реставрациялүдә катнаша, “Арт-перспектива яңа сәнгать мәктәбендә 12 нче ел эшли. Бүген ул югары категорияле укытучы.  Үзенең эшен яраткан тырыш укытучы һәм укучылары төрле бәйгеләрдә катнашып күпсанлы Мактау грамотлар, дипломнар белән бүләкләнәләр. Асия Альберт кызының иҗади эшләре 2010 нчы елдан сәнгать мәктәбе укытучылары, рәссамнар берлеге әгъзаларының күргәзмәләрендә катнаша..

Якташыбыз Земфира Шәрипованың “Тимур-батыр. Сказки сибирских татар” китапларына иллюстрацияләр төшерүче, открыткалары, иллюстрацияләре белән чыгарылган футболкалары белән дә таныла Асия Рәхимова :”Миңа гуманистик караш якын. Шуңа күрә мин аны үземнең иҗат эшемдә кулланам. “Арт–перспектива” архитектура-дизайн бүлекчәсе коллективында үземне үз урынымда тоям. Балаларга рухи яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырырга тырышам. Укучыларымны матурлыкны күрергә, аралашырга өйрәтәм, гармония принципларын аңлатып эшлим. Туган як табигатен, тарихыбызны яратырга, аны сакларга, гүзәллекне тоя белергә, рәсем ясарга өйрәтәм,”-ди.

Китаптагы иллюстрацияләрендә милли киемнәр, милли камыр ризыклары, гореф-гадәтләребез чагылдырган. Әкият сюжетларының геройлары да сокланырлык. Алар аерым бер тарих.

Асия гаиләдә бәхетле кыз булып үсә. Кече яшеннән рәсем ясарга ярата. Аның рәсем ясарга сәләтен, омтылышын әбисе, әти-әнисе дә күрә.

“Минем әтием НХКның төзелеш эшләрендә катнашты, монтажчы булды, әнием балалар бакчасында 36 ел тәрбияче булып эшләде, төньякта ”Омик” –теплоходта радио оператор вазифасын да башкарды. Әтием мине тормышта төрле очракларда чыдам, нык булырга, алдыңа куйган максатларга ирешергә өйрәтсә, әнием якты күңелле кеше, ул сабырлыгы, зирәклеге белән үрнәк булды.  Алар хезмәт сөючән, изге күңелле кешеләр. Бу сыйфатлар миңа әти-әниемнән күчкән. Хәзерге вакытта әти-әнием, туганнарым сәламәт булганда үземне бик бәхетле хис итәм, -”дип сөйләде.

Асиянең күргәзмәләрдә дә иҗат эшләрен карап, аның хезмәтенә лаеклы бәя бирүчеләр яшь талантка яңа уңышлар теләделәр. Рәссамга багышлап җирле шагыйрә Галия Абайдуллина шигырь дә иҗат иткән.

                                       Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*