tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан имамнары “Мөхәммәдия”дә дини кадрлар әзерләнү барышы белән танышты
Казан имамнары “Мөхәммәдия”дә дини кадрлар әзерләнү барышы белән танышты

Казан имамнары “Мөхәммәдия”дә дини кадрлар әзерләнү барышы белән танышты

Бүген, Раҗәб аеның 3нче көнендә (25нче гыйнварда), Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте имамнарының җыелышы булып узды. Хәзрәтләр күчмә утырышны яңартылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә үткәрде. Утырыш Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә үткәрелде.

Хәзрәтләр җыелышны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дини кадрлар әзерләнү тәртибе, сыйфаты һәм шартлары белән белешү максатыннан үткәрергә булды. Аларны биредә уку йорты җитәкчесенең беренче урынбасары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каршылады һәм яңа биналарны күрсәтеп чыкты, төзекләндерү эшләреннән соң бүлмәләрнең урнашу тәртибе, уку сыйныфлары, ашханә, китапханә, спортзал һ.б. таныштырды. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан имамнарына мөрәҗәгать итеп, шәкертләрнең практикасын оештыру, абитуриентлар белән эш алып бару һ.б. мәсьәләләрдә хезмәттәшлек урнаштыру тәкъдимнәре белән чыкты, шулай ук “Мөхәммәдия”дә Баруди һәм мәдрәсә тарихы музеен булдыру буенча планнар белән бүлеште, әлеге изге эштә кулдан килгәнчә катнашырга чакырды.

Экскурсиядән соң, очрашу 2022нче елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарып һәм 2023 елга планнар корып дәвам итте. Мөхтәсибәт җыелышына шулай ук Совет районы хакимияте вәкиле Ибраһим Закиров, Казан мэриясе вәкиле Инсаф Миңнемуллин чакырылган иде. Утырышның көн тәртибендә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт рәсмиләштерү, мәчетләрнең юл картасын булдыру, уку-укыту эшләрен алып бару, дини чаралар оештыру, халык белән эшләү, дәгъвәт, якынлашып килүче Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре каралды.

Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килеп туган вәзгыятьтән чыгып, 2022нче елда хәрби полигонда намаз уку бүлмәсенә йөреп дини эшчәнлек алып бару өчен җәлеп ителгән имамнарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җыелыш барышында мәчетләрдә җомга намазлары, мәҗлесләр алып бару, татар телен үстерү, мәгърифәтчелек, дәгъвәт юнәлешләрен үстерү буенча мәсьәләләр күтәрелде, килеп ирешкән сорауларга җавап бирелде.

Бүгенге көндә Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә 26 мәчет эшли. Үткән ел мөхтәсибәттә яңа мәчет ачылу белән истәлекле булды. 28нче сентябрьдә үз ишекләрен ачкан “Рауза” мәчете тиз арада шәһәр күркенә әверелде. Мәхәллә халкы гыйбадәт йортының проектын һәм мөмкинлекләрен югары бәяләде, балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен укулар оештырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*