tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша
Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша

Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша

«Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән лозунгны моңарчы китаплардан укып кына белә идек. Тарихтан белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы вакытында барысы да фронт өчен булган, тылдагы кешеләр солдатларга булдыра алганча ярдәм иткәннәр. Әбиләребез төннәр буе кәрәчин лампасы яктысында оекбаш, бияләйләр бәйләп, фронт өчен тырышканнар. Хәзерге вакытта да махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә булышлык күрсәтергә теләүчеләр шактый.

Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Газета укучыларыбыз да шалтыратып, ниләр кирәклеген белешеп, ярдәм итәселәре килүләрен белдерәләр. «Әнием үзенең пенсия акчасына җепләр алырга кушты. Мин күп итеп кибеттән сатып алып кайттым. 83 яшьтә булуына карамастан, әнием, бар күңелен биреп, җылы оекбашлар бәйләде. Үзе бераз сырхап алды. Ул вакытта аны тәрбияләгәндә, мин дә бәйләдем», – ди Мәдинә Самсонованың кызы Земфира ханым. Ул зур пакетка тутырып, сарык йоныннан бәйләнгән 23 пар оекбаш алып килгән редакциягә. Мәдинә апа шигъри юлларга тезеп, теләкләрен дә язып салган.

Яганда яшәүче Роза Сентякова да үзе бәйләгән оекбашлар, перчатка, су кайнаткыч, гигиена, беренче ярдәм күрсәтү кирәк-яраклары алып килгән. Әле янына өчпочмаклы конвертка хат та язып салган. Ижауда яшәүче Рәйсә Вәлиуллина да җылы оекбашлар китергән иде. Редакциягә китерелгән әйберләрне без, үз чиратыбызда, гуманитар ярдәм җыючы Халык фронты оешмасына илттек. Газета укучыларыбызның бүләкләрен күргәч, алар да рәхмәтләрен белдерделәр. «Яңарыш» газетасыннан булуыбызны белгәч, шатлыкларының чиге булмады. Ә сәбәбе түбәндәге хәлгә бәйле булып чыкты.
Җәй көне махсус операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар җыелганын «Яңарыш» газетасы аша укып белгән Ижау­да яшәүче Рәфис Хөснетдинов килеп керде. Ул фронтта алыштыргысыз әйбер дип, бинокль алып килгән иде. Бинокль аның абыйсы Хәсән Хөснетдиновныкы булган. «Абыебыз юк инде, ә биноклен гаиләдә аның истәлеге итеп саклый идек. Ләкин бу бинокль махсус операциядә катнашучыларга кирәгрәк», – диде ул. Бинокльдә урак һәм чүкеч гравировкасы ясалган, «1936 ел» дип языл­ган. Старшина Хәсән Хөснетдинов беркайчан да бинокльдән аерылмаган. Бинокле дә аңа яхшы хезмәт иткән, дошманның позициясен күрсәтеп, вакытында куркынычны күрергә ярдәм итеп, гомерен коткарган. Шуңа күрә дә бу әйбер аның туганнары өчен бик кадерле. «Ләкин мондый эш өчен кызганыч түгел! Җиңү символы буларак аны Донбасс сугышчыларына бүләк итәргә телим. Егетләргә хезмәт итәр дип уйлыйм. Җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – диде абыйсының бердәнбер истәлеген жәлләми алып килгән Рәфис Хөснетдинов.

2022 елның ноябрь аенда Халык фронты гуманитар йөге белән киткән бинокль фронттагы «Дельта» опергруппасына тапшырылды. РФ Дәүләт Думасы депутаты, гуманитар ярдәм җыю кураторы Әлфия Когогина ЛНР халык милициясенең «Дельта» оператив төркеменә гуманитар ярдәм илтергә үзе барды, бинокльне дә үз куллары белән тапшырды. Әлфия ханым: «Ветеран әлеге бинокль белән бөтен фронтны үткән. Ул аны саклап йөрткән. Сезне дә сакласын», – дигәч, «Мондый талисманнар җиңүгә ышаныч бирә. Бик зур рәхмәт!» – ди командир. Хөснетдиновлар гаиләсендә Бөек Ватан сугышында җиңү символы булып сак­ланган бинокль яңадан хәрби сафта.

«Мондый хәлләр күңелгә үтеп керә. Хә­зерге вакытта аны кулланучы командир, җиңеп кайтканнан соң, бинокльне Хөснетдиновлар гаиләсенә тапшырыр идем, ди. Тик без Рәфис абыйның телефонын дөрес язып алмаганбыз. Аның белән элемтәне югалттык. Сезнең газета аша аны табып булмасмы?» – диде гуманитар ярдәмне кабул итү пунктында хезмәт куючылар. Рәфис Хөснетдинов безнең редакциягә шалтыратып, элемтәгә чыкса иде.

Хәзерге вакытта Халык фронты сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. «Көннәр җылыта башлау сәбәпле, сугышчыларга юка носкилар кирәк», – диделәр. Алар ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтле. Гуманитар ярдәм җыю пункты Ижау шәһәре, Красногеройская урамы, 18 нче йортта, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Тел: 655-007. Теләге булган һәрбер кеше ярдәм итә ала.

Гөлнара Вәлиева

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*