tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наил Мәһдиев Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды
Наил Мәһдиев Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды

Наил Мәһдиев Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды. Биредә ул калабыз каләм ияләренең эшчәнлеге белән танышты, киләчәккә планнарын тыңлады.

Чаллы язучылар бүлегенең озак вакыт үз бинасы булмады. Шәһәр хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге ярдәме белән 2021 елның сентябрь аенда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Язучыларыбызга Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында бүлмә бирелде. Аны җиһазлар, компьютерлар белән «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов тәэмин итте. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин исә үзәкнең эшен оештырып җибәрде.

Наил Мәһдиев иң элек бүлекнең күргәзмә өлешен карады. Ике як стенага эленгән фотоларның бер өлешендә Чаллы язучылары, икенчесендә үткәнне һәм бүгенгене тоташтырган истәлекле сурәтләр урнаштырылган. Шәһәр башлыгы каләм ияләренең күплегенә игътибар итте. «Инде күпләре исән дә түгел, әмма биредә аларның берсен дә онытмыйлар», – дип билгеләп үтте.
Әйтергә кирәк, Чаллы бүлеге ТР Язучылар берлегенең иң зурысы. Бүгенге көндә ул 52 каләм иясен берләштерә.

Язучылар шәһәр театр белән дә уртак хезмәттәшлек алып бара. Узган ел сәхнә осталары белән берлектә халык шагыйрьләре Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев кичәләре оештырылды. Әлфия Ситдыйкова, Айзирә Имамованың китап презентацияләре булды. Алда Айрат Суфиянов китабын тәкъдим итү чарасы күздә тотыла. Олпат язучы Айдар Хәлимнең иҗат кичәсенә дә әзерлек эшләре бара.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафинга узган ел тагын бер вазыйфа йөкләнде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеген дә җитәкли. Очрашуда  конгресс эшчәнлегенә дә тукталып үттеләр.

Милли матбугат темасыда читтә калмады. Факил Сафин шәһәрдә нәшер ителүче бердәнбер татар газетасы “Шәһри Чаллы”ны мактап телгә алды. Аның битләрендә урын алган язмаларның сыйфатлы булуын, темаларның төрлелеген  билгеләп узды.

Чаллы мэры язучының фикерен дәвам итеп: “Шәһри Чаллы”ны минем әни дә ярата, һәр язмасын укып бара. Без, татарлар, татар матбугатын яшәтергә, үстерергә тиеш. Шәхсән үзем дә бу мәсьәләдә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын”, – диде.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*