tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мегион шәһәре “Болгар” иҗтимагый татар – башкорт җәмгыяте оешмасы кунаклар кабул итте
Мегион шәһәре “Болгар” иҗтимагый татар – башкорт җәмгыяте оешмасы кунаклар кабул итте

Мегион шәһәре “Болгар” иҗтимагый татар – башкорт җәмгыяте оешмасы кунаклар кабул итте

Мегион шәһәре китапханәсендә язучы, Стәрлебаш районы язучылар берлеге рәисе Кутлушин Фәүкат Галләм улы белән очрашу булып узды.

Бу хакта оешма рәисе, Зөһрә Таһир кызы Бикташева хәбәр итте.

– Шимбә көнне шәһәребездә бик җылы очрашу булып узды, кунаклар кабул иттек. Милләттәшләребез белән иҗади очрашуга җыелдык. Кутлушин Фәүкат Галләм улы (10.05.1952) тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районы иске Калмаш авылыннан. Беренче танышуыбыз да 2016нчы елда аның иҗаты аша булды. Биографиясенә күз салсак чын авыл кешесе ул. Бик яшьли колхозда агроном, соңрак бик күп еллар авыл советы рәисе булып эшли. Бүгенгесе көндә үзенең фермерлык хуҗалыгы бар. Аның өч кызы да бүген Мегион шәһәрендә яши. Кызларына кунакка килгән чагы иде. Кеше читтә яшәсә дә күңеле, рухы белән кеше беркайчанда туган ягыннан аерылмый. Мегион шәһәрендә активлыкны киметергә тырышмыйбыз. Барыбер нинди дә булса чара уздырырга тырышабыз. Бу юлысы да мөмкинлекне ычкындырмый, әдәби кичәгә җыелдык. Безнең халык талантлы һәм бик тырыш халык. Кичәдә миндә күңелем белән туган якларымда йөрдем. Фәүкат Галләм улының иҗаты туган як, табигать турында, тормышчан, тәрбияви. Аның шигырьләре “Агыйдель”, “Санак”, “Стәрлебаш чишмәләре” һәм башка газета – журналларда еш бастырылып тора.

Күңелле, җылы очрашу беразга гына булса да дөньялыкта барган проблемаларын онытып торырга, күңелебез белән туган якларыбыздан уратып алып килде.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*