tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Коръән китабын яндыруга бертавыштан үзләренең ризасызлыгын белдерде
Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Коръән китабын яндыруга бертавыштан үзләренең ризасызлыгын белдерде

Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Коръән китабын яндыруга бертавыштан үзләренең ризасызлыгын белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә узучы бу очрашуда Үзәк федераль округ татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре Швециядә мөселманнарга каршы үткән чарада Коръән китабын яндыруга бертавыштан үзләренең ризасызлыгын белдерде.

Бу ризасызлыкны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзалары һәм татар иҗтимагый оешмалары исеменнән хат рәвешендә Швеция илчелегенә җиткерү тәкъдиме кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*