“Татарча укытучы белгеч юк бит”. Соңгы елларда байтак кына шәһәр татар мәктәпләрендә, математика, физиканы нигә татарча укытмыйсыз, дип сорасаң, әнә шулай акланалар. КФУдагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм сәнгать югары мәктәбе билингваль һәм цифрлы мәгариф кафедрасы мөдире Әнис Галимҗанов белән татар телендә белем бирүче укытучылар әзерләү барышы турында фикер алыштык. Ул – озак еллар КФУда математика һәм компьютер фәннәре укыткан мөгаллим.
– 2018 елның көзеннән башлап, республикабыз хөкүмәте карары нигезендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында билингваль төркемнәргә кабул итү башланды. Елга 25 укучы кабул итү генә татар математика, информатика укытучыларына булган ихтыяҗны канәгатьләндерми бит.
– Бу сүзең белән тулысынча килешәм. Әмма бөтенләй булмаса, нәрсә эшләр идек?! Әйтик, бүген-иртәгә Татар милли университеты ачабыз дип игълан иттек, ди. Аны нинди нигездә ачабыз? Мәгариф ул – бик консерватив өлкә. Анда өзеклек булмау хәерле. Әгәр бүген бармак бөгеп саный башласак, вузда татарча математика, компьютер фәннәре укыта торган укытучыларның бөтенесе дә диярлек шушында җыелды. Хәзер, кәгазьдә шактый гына уку йортларыбыз татар мәктәбе саналса да, күбесендә төп фәннәр урысча укытыла. Моның сәбәпләре күп төрле. Ата-аналар, БДИ бирергә кирәк, ди. Әгәр кеше БДИне начар бирә икән, бу аның башы эшләмәүгә яки ялкаулыгына гына бәйле. Бу сүзләрем КФУны мактарга тырышу түгел. Хәзерге вакытта нәрсә эшләп була, шуны эшләргә кирәк. Әгәр бу да булмаса, өзеклек килеп чыгачак. Дөресен әйткәндә, мин монда чакыруга куанып, өйгә кайткандай килдем. Бу студентлар барысы да бик теләп укый.
– Ни гаҗәп, хәзер күп кенә татар укытучылары үзләре үк математиканы урысча укыта башлады…
– Бәлкем алар, бала урысча укыса, акыллырак була, дип уйлый торгандыр. Андый мантыйктан чыгып фикер йөрткәндә, барча урыс баласы академикка әйләнер иде. Исегездә булса, башлангыч мәктәптә татарча укытсаң, шул җитә, дигән фикерләр дә булды. Хәзер байтак җирдә башлангыч сыйныфта да математиканы урысча укыталар. Билгеле, бу хәл бөтенроссия тикшерү эшләренең (ВРП) Мәскәүдән урысча килүенә дә бәйле. Миңа калса, бик тырышканда бу тикшерү биремнәрен татарчага тәрҗемә иттерүгә ирешергә мөмкин. Икенчедән, математика биремнәре нигездә формулалардан тора. Анда төшенчә-терминнар аз. Бала математиканы яхшы үзләштерә, аңлый икән, мәсьәлә урысча куелса да, аны чишү кыен түгел. Өченчедән, хәзер урыс теле көндәлек тормышыбызга гаджетлар, ноутбук, телефоннар аша шулкадәр нык үтеп керде: сорауны аңламый утыручы булмастыр. Ни кызганыч, хәзер авыл балаларының байтагы урысча фикер йөртә. Үзебезчә уйларга өйрәтергә кирәк. Төп фәннәрне үз телебездә укытканда гына моңа ирешергә мөмкин. Туган телне, әдәбиятны укытып кына татарча уйларга өйрәтеп булмый.
Без билингваль төркемнәр кабул иттек. Анда, шөкер, татарча да, урысча да яхшы беләләр. Элек механика-математика институтында без, математикларны укырга кабул иткәч, уку башланганннан соң, октябрь айларында үзебезчә тагын бер БДИ шикелле имтихан уздыра идек. Татар төркемененең укырга кергән вакыттагы БДИ нәтиҗәсе урыс төркеменең нәтиҗәсеннән гадәттә бераз түбәнрәк була. Бу гаҗәп тә түгел: урыс төркеменә килүчеләрнең саны күбрәк, географиясе киңрәк. Әмма татар төркеменә килүчеләрнең бездә уздырылган имтихан нәтиҗәсе яхшырак яки БДИнеке белән бер чама була, урыс төркеменең нәтиҗәсе исә түбән төшә иде. Димәк, татарча укыган балаларның белем дәрәҗәсе ныграк, нигезлерәк, тирәнрәк. Бу хәл – күп кешеләр тарафыннан расланган нәрсә. Үз туган телеңдә алган белемнең ныграк булуын мин теләсә кайда исбатлый алам. Чөнки татарча укыган бала мәсьәләнең төбенә төшәргә тырыша. Урысча укытканда күбесе, аңлап ук җиткермәсә дә, башка фәннәрдә ияләшкәнчә язып утыра.
– Былтыр укырга алган балалар – быел икенче курста. Алга китеш сизеләме?
– Яшермим. Алганда араларында төрлесе бар иде. Аллага шөкер, хәзер алар татарча сөйли, татарча уйлый. Ишеткәнегез бардыр: байтак кына вузларда элек, беренче, икенче курста татарча укытабыз да аннан урысчага күчәбез, дип сөйлиләр иде. Мондый хәл – туган телебезне кимсетү ул. Урысча аңламаган татар баласын башта, өйрәнгәнче, татарча укытабыз да аннан урысчага күчәбез, дип әйтүгә бәрабәр бу. Алай түгел ул. Без беренче курстан башлап бишенче курска хәтле татарча укытырга тиеш. Мин хәзер икенче курсларга “Программалаштыру” дигән фәнне укытам. Дәресләр тулысынча татарча бара. Чагыштыру өчен, минем студентлар дөньякүләм популяр платформаларның берсе – Stepikта шул ук фән буенча параллель курс үтә. Сүз уңаеннан әйтеп китәм: хәзер андый мөстәкыйль эш өчен курслар җитәрлек, мәсәлән, иң популярлары – Coursera, OpenEdu, шул ук Stepik. Хәзер бездә балл-рейтинг системасы кулланыла. Студентларыма: “Менә шушы курсны үтсәгез, фәлән хәтле балл аласыз”, – дип әйтәм. Бу платформалардагы курсларны әйдәп баручы галимнәр эшләгән. Алла боерса, тора-бара мондый татарча курслар да булачак. Студентларым шушы программалаштыру курсын параллель рәвештә үтте. Барысының да алган билгесе “бишле” булды. Мисал өчен, С++ курсында 113 бирем бар. Күбесе шуның барысын да үтәде. Биш-алтысы гына 106–107сен эшләде. Биремнәрне урысча эшләделәр дә Мәскәүгә җибәрделәр. “Шәп!”, “Дөрес!” – дип җавап килде. Димәк, тел киртә түгел бит.
– Татарча дәреслекләр бардыр?
– Лекцияләрне татарча укыйбыз, татарча дәреслекләр дә бар. Туксанынчы еллардан башлап төгәл фәннәр буенча йөзләрчә татарча дәреслек язылды. Ул дәреслекләр хәзер кайда икән? Аларны җыясы, кабат бастырып чыгарасы иде. Бетмәс-төкәнмәс хәзинә бит бу. Бөтен кирәкле сүзлегебез бар. Сүзлек дигәннән, терминнар турында әйтим әле. Терминнар укыту процессының нибары биш процентын тәшкил итә. Димәк, калганы, 95 проценты – татарча уйлау! Әгәр татарча укытмасак, менә шушы уйлауны югалтачакбыз. “Әнә чегәннәрнең мәктәпләре дә юк. Тик телләрен саклыйлар”, – диләр. Беренчедән, алар үзләренчә аралаша, милли мохит бар. Икенчедән, татар халкының менталитеты башка. Халкыбыз гасырлар буе белем алырга омтылган, балам белемле булсын дип тырышкан. Ә хәзерге вазгыять? Күп кенә ата-ана, улым, кызым белемле булсын, урысча белсен, дигән шаукымга бирелеп, баласын урысча укыта башлады. Белемле булу – урысча уку дигән сүз түгел; ата-аналар шуны аңлый алмый. Ни кызганыч, хәзер, балам тагын бер тел укып чиләнмәсен, дип фикер йөртүчеләр күбәйде. Әгәр баласы БДИне “икеле”гә тапшыра икән, монда татар теле гаепле түгел, укучының белеме җитмәү, ялкаулыгы сәбәпче.
Дөресен әйткәндә, урысча укыту җайлырак. Интернеттагы сайтларны ачып карасаң, урысча бөтен материал бар, татарча берсе дә юк диярлек. Әгәр укытучы татарча укытырга тели икән, бу материалларның барысын да үзе аша үткәрергә тиеш. Бу эш – тәрҗемә генә түгел, материалны яңабаштан татарча сөйләп чыгу. Шактый укытучының моңа йә вакыты, йә көче җитми, ул болай да кәгазь тутырып арган. Мисал өчен, заманында БДИне татарча бирдереп була иде. Сер түгел: татар мәгариф идарәләре үзләре үк, ник аның белән маташыйк, урысча бирсеннәр, дип әйткән. Кайбер мөгаллимнәр: “Укучыларымның чит ил вузларында белем алуын телим, шуңа күрә урысча укытам”, – дип әйткән була. Үз ялкаулыгыңны акларга тырышу гына бу. Әүвәл белем татарча бирелергә тиеш. Аннан соң, фән нигезләренә төшенгәч, студент теләсә кайсы телдә һәм илдә укый ала. Әгәр кеше үзе укыткан фәнен туган телендә аңлата алмый икән, икесенең берсе: яки ул белгеч булып җитә алмаган, яки бу аның туган теле түгел.
– Быел күпме укучы алдыгыз?
– Беренче курсның математика һәм информатика бүлегенә – егерме студент, математика һәм физика бүлегенә шулай ук егерме студент. Нигә киметтегез, дисезме? Теләсә кемне алып булмый. Халык татарча укытучылар әзерләвебезне белеп бетерми. Шул исәптән үзебез дә туган телдә укуның студент өчен өстенлек икәнлеген аңлатып бетерә алмыйбыз, күрәсең. Татарстан хөкүмәте әлеге студентларга яхшы укыган сурәттә 15әр мең сум стипендия түли. Шуңа сайлап алабыз. Аларга КФУдагы барлык югары таләпләр куела, мәсәлән, БДИ билгесенең түбән чиге бар, шуннан түбән булса, конкурска кертелми, алар КФУ студентларына бирелә торган барча уңайлык белән тәэмин ителә.
– Полилингваль мәктәпләр турында нәрсә уйлыйсың?
– Билгеле, күп телле мәктәпләр дә булырга тиеш. Әйтик, Садри Максуди кебек зыялыларыбыз өч-дүрт телдә аралаша, укый-яза белгән. Аллага шөкер, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев инициативасы белән андый мәктәпләр бездә дә ачылачак. Тик алар чынлап та, күп телле, полилингваль булсын иде. Ягъни татар, урыс, инглиз икән, укучылар өч телне дә бер үк дәрәҗәдә үзләштерергә, укытучылар бөтен фәннәрне дә бер үк дәрәҗәдә укыта алырга тиеш. Өч аяклы өстәлне күз алдына китерик. Әгәр бер аягы озынрак булса, өстәл авачак. Мин шуннан куркам. Әйтик, әлеге полилингваль мәктәпләрдә математика, физика, информатиканы урыс телендә укыталар, бер-ике дәресне инглизчә, бер-икесен татарча укыталар икән, бу күз буяу гына булачак. Әйтик, математика, физика, информатика буенча татарча укытып, терминнарны инглизчә, урысча биреп барырга була. Бу фәннәрне әйбәт иттереп фәкать үз телеңдә генә белергә мөмкин. Мин гадәттә беренче дәрестә татарча, урысча, инглизчә, төрекчә, алманча бердән унга хәтле санарга кушам. Шуннан соң6 “Санап чыгу өчен иң аз хәреф кайсы телдә кирәк?” – дип сорыйм. Татарча иң аз хәреф кирәк. Аннан инглизчә, бүтәннәр. Туган телебез шул кадәр камил ки: ул азрак тамгалар белән күбрәк мәгънә бирә ала. Информатикада бик мөһим әйбер бу. Ягъни хәтергә күбрәк мәгълүмат сыйдыра алабыз. Телнең алгоритмлашуы дигән төшенчә бар. Бер Аргентина галиме алгоритмлашу буенча татар теленең дөньяда икенче урында торуын исбатлап күрсәтте. Казанга килеп, ике ай яшәүгә, ул татарча өйрәнде. Беренче урында – бер Америка индианнары теле. Тик ул кулланылмый инде. Димәк, алгоритмлашу үзлекләре ягыннан телебез – иң алдынгы тел. Димәк, математика, информатика, физиканы укыту өчен туган телебез иң кулае.
– Мөгаен, кайсы алфавитта язуның да хикмәте бардыр?
– Әлбәттә, бар. Хәзер без кириллицада язабыз. Латинчага күчәргә дә тәкъдим итүчеләр булды. Минемчә, алар икесе дә – бер үк нәрсә. Без нишлибез? Язулы китапны карыйбыз, ягъни сүзне хәрефләргә таркатабыз да кушабыз. Башта тану-аеру, аннан синтез-кушу. Күпме вакыт үтә. Латинчада да шулай. Информатика ягыннан латинчага күчү безгә бернинди өстенлек бирмәячәк. Гарәпчә язуда исә без сүзнең рәсемен ясыйбыз. Шуңа күрә сүзне шунда ук таныйбыз. Мин башта ук гарәпчә язуга күчү ягында идем. Билгеле, аны өйрәнү авыр. Күрше әбигә кергәч, гарәпчә язулы китапларны ничек шул кадәр тиз укый икән, дип гаҗәпләнә идем. Ул сүзне таныган икән.
– Димәк, гарәп алфавиты – сурәтле, образлы язу.
– Әйе, шулай. Әүвәлге язуыбыз – рун язуы да нәкъ шундый булган. Ни өчен японнар, кытайлар үз язуыннан баш тартмый? Чөнки аларныкы да – сурәтле язу, алар да тиз укый. Шуңа күрә алар – дөньядагы иң тырыш, иң акыллы халык та. Заманында башка язуга күчмәкче булганнар, тик вакытында аңлап алганнар. Балалар ни өчен укырга әкрен өйрәнә? Чөнки алар сүзне күрми. Гарәп язуын саклап калган булсак, без бүген әллә никадәр алга киткән булыр идек. Татарча уйлау, татарча фикер йөртү дә күбрәк сыйдыра. Абстракт уйлау – математикада бик кирәк нәрсә. Ягъни без җисемнәр белән түгел, төшенчәләр белән уйлыйбыз. Математика менә шул абстракт фикерләүне үстерә. Әгәр исән-сау калыйк дисәк, математика, физика, информатиканы татарча укытырга тиешбез.
– Киләчәктә билингваль төркемнәрне арттыру күздә тотыламы?
– Быел математика һәм физика буенча татар төркеме ачтык. Киләсе уку елында математика һәм инглиз теле буенча да билингваль төркем тупланачак. Аңлашыладыр, инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәкләр (анда 25 кеше алырга исәп). Билгеле, аларга математика һәм компьютер фәннәре татарча укытылачак. Ягъни бу бүлекне тәмамлаган кеше “инглиз теле һәм математика укытучысы” белгечлеге алып чыгачак. Безгә ел саен Мәгариф министрлыгы, кайсы белгечләргә ихтыяҗ булуга карап, төрле төркемнәр җыюга заказ бирә. Шунысы да мөһим: студентларга инглиз теле татар теле нигезендә, татар теленә мөнәсәбәттә укытылачак. Биология һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле белгечлекләренә дә кабул итү планлаштырыла. Башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүне дә дәвам иттерергә исәп (көндезге бүлектә – 25, читтән торып уку бүлегендә 50 студент булыр дип торабыз). Бу саннар, нинди заказ булуга карап, үзгәреп торачак.
Туган телебез нигез булырга тиеш. Әгәр белем бирүне тигезьяклы өчпочмак дип күзаллыйбыз икән, туган тел нигезендә ятарга, урыс һәм инглиз телләре аның җирлегендә үсәргә тиеш. Хәзерге вакытта КФУда менә шушындый төркемнәр булу, татарча укытуны тергезү – үзебезне үзебез хөрмәт итә башлауның бер билгесе ул. Бу – нечкә генә тамыр. Алла боерса, әлеге тамырдан зур агач үсеп чыгачак.
Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ