tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Сәлимгәрәев: Социаль челтәрләр ярдәмендә халык белән элемтә булдыру мөһим
Айдар Сәлимгәрәев: Социаль челтәрләр ярдәмендә халык белән элемтә булдыру мөһим

Айдар Сәлимгәрәев: Социаль челтәрләр ярдәмендә халык белән элемтә булдыру мөһим

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен социаль челтәрләр ярдәмендә аудитория белән элемтәләр булдыру — «Татмедиа» өчен өстенлекле бурычларның берсе санала. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

Аның әйтүенчә, балалар-үсмерләр өчен басмалар арасында социаль челтәрләрдә «Идел» журналы лидер. Аның 41 меңнән артык язылучысы бар. Журналлар арасында «Сөембикә» алда бара — 34 мең язылучы. Республика газеталары арасында беренче урында «Акчарлак» газетасы, аның 113 меңнән артык язылучысы бар. Район басмалары арасында «Челнинские известия» газетасы 52 меңнән артык язылучы җыйган.

Айдар Сәлимгәрәев телеканаллар да социаль челтәрләрдә эшчәнлеген киңәйтүен билгеләп узды. «ТМТВ» телеканалы соцчелтәрләрдә аудитория саны буенча лидер санала, җәмгысе 258 меңнән артык язылучысы бар.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*