tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөхтәсибәтләрендә Халыкара хиҗаб көнен билгеләп үтәчәкләр
Татарстан мөхтәсибәтләрендә Халыкара хиҗаб көнен билгеләп үтәчәкләр

Татарстан мөхтәсибәтләрендә Халыкара хиҗаб көнен билгеләп үтәчәкләр

Иртәгә, 1-нче февраль – Халыкара хиҗаб көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан мәчетләрдә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә гүзәл затлар өчен махсус чаралар узачак.

1-нче февральдә Алабугада мөслимәләрне берьюлы берничә вакыйга көтә. Көндезге сәгать 11:00-дән 13:00-гә кадәр «Мираж» сәүдә үзәгендә кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узачак, ә Җәмигъ мәчете каршындагы уку корпусында 09:00-дән 13:00-гә кадәр хатын-кызларга хиҗаб һәм сәламәтлек турында мавыктыргыч лекцияләр укыячаклар һәм кына белән бизәү буенча мастер-класслар бирәчәкләр. Катнашучылар чәй эчеп таралышачак.

1-нче февральдә Чаллыда 13:00 сәгатьтә 29-нчы гимназия базасында “Милли кием бик килешә үзеңә!” темасына түгәрәк өстәл узачак.

Шулай ук 1-нче февральдә Бөгелмәдә «Ирхам» мәчетендә кызлар өчен «HIJAB Day» исеме астында очрашу узачак. Программа 14:00 сәгатьтә башлана.

7 февральдә 16:00 сәгатьтә Балык Бистәсе Мәдәният йортында “Кием – күңел көзгесе” исемле ярминкә узачак. Аның программасында шулай ук дефиле, лекцияләр, мастер-класслар, чәй эчү һәм башка чаралар планлаштырылган.

Хиҗаб көненә багышланган тагын бер зур вакыйга Чистайда “Камалия” үзәгендә көтелә. Биредә 10-нчы февральдә «Преображение. Лучше, чем вчера» дип исемләнгән чара узачак. Анда кызлар өчен лекцияләр укыячаклар, тренинглар, рәсем, макияж, косметология буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Казанда Хиҗаб көне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тырышлыгы белән билгеләп үтеләчәк. 5-нче февральдә фонд үз кул астындагыларны – кызларны, туташларны һәм аларның әниләрен җыячак. Очрашуның махсус кунагы танылган җырчы Гүзәлем булачак, ул яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырачак. Бер уңайдан мөселманнар мавыктыргыч лекцияләр тыңлаячаклар, уеннарда, конкурсларда катнашачаклар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*