21 февральдә уздырылучы Халыкара туган тел көнендә һәр милләт телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертеп килә. Быел да Сызран шәһәренең 18 санлы модель китапханәсендә бу бәйрәмгә багышланган бик матур чара узды.
Гөлнар Дәүләтшина җитәкчелегендәге “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте, Ирина Коновалова алып баручы “Родник” чуваш фольклор ансамбле һәм Инна Христиан тырышлыгы белән эшләп килүче “Древо жизни” клубы әгъзалары бәйрәмгә килгән халыкны җырлар, әйтемнәр, биюләр, интерактив уеннар белән сөендерделәр. Чараның иң матур өлеше түгәрәк өстәл артында узды. Өч милләт кешеләре көлешеп-шаярышып чәй эчкән арада дуслык мөнәсәбәтләре дә барлыкка килде, уртак темалар да табылды. Чараны алып баручы Гөлсем Салихова да дустанә атмосфера тудыруга үз өлешен кертте.
Туган тел көне китапханә мөдире Мария Валерьевна Савватеевадан башка бу хәтле эчтәлекле булып үтмәс иде. Без моның өчен китапханә хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Ни дисәң дә, тел, кием-салым, ашамлыклар, гореф-гадәтләр аермасына карамастан, без барыбыз да уртак йортыбыз булган Җир йөзендә яшибез. Димәк, һәрбер милләт үз телен саклап, башкаларныкын хөрмәтләп, дуслыкта яшәсә, Җир-анабыз сугыш афәтләреннән арыныр иде.
Лилия Дәүләтшина