tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телен кадерләгән кадерле булыр
Туган телен кадерләгән кадерле булыр

Туган телен кадерләгән кадерле булыр

21 февральдә уздырылучы Халыкара туган тел көнендә һәр милләт  телен, мәдәниятен сак­лауга үз өлешен кертеп ки­лә.  Быел да Сызран шәһәренең 18 санлы модель китапханә­сендә бу бәйрәмгә багышлан­ган бик матур чара узды. 

Гөлнар Дәүләтшина җитәк­челегендәге “Ак калфак” ха­тын-кызлар җәмгыяте, Ирина  Коновалова алып баручы “Род­ник” чуваш фольклор ансамбле һәм Инна Христиан ты­рышлыгы белән эшләп килү­че “Древо жизни” клубы әгъзалары бәйрәмгә килгән халыкны җырлар, әйтемнәр, биюләр, интерактив уеннар белән сөендерделәр. Чараның иң матур өлеше түгәрәк өстәл артында узды. Өч милләт кешеләре көлешеп-шаярышып чәй эчкән арада дуслык мөнә­сәбәтләре дә барлыкка килде, уртак темалар да табылды. Чараны алып баручы Гөлсем Салихова да дустанә атмосфера тудыруга үз өлешен кертте.

Туган тел көне китапханә мөдире Мария Валерьевна Сав­ватеевадан башка бу хәтле эчтәлекле булып үтмәс иде. Без моның өчен китапханә хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Ни дисәң дә, тел, кием-салым, ашамлыклар, гореф-гадәтләр аермасына карамастан, без барыбыз да уртак йортыбыз булган Җир йөзендә яшибез. Димәк, һәрбер милләт үз те­лен саклап, башкаларныкын хөрмәтләп, дуслыкта яшә­сә, Җир-анабыз сугыш афәт­лә­реннән арыныр иде.

Лилия Дәүләтшина

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*