tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Каманың 1нче балалар бакчасында “Аулак өй” дип исемләнгән милли чара узды

ВИДЕО: Түбән Каманың 1нче балалар бакчасында “Аулак өй” дип исемләнгән милли чара узды

Туган телдә сөйләшү, туган телеңне, гореф-гадәтләрне саклау. Түбән Каманың 1нче балалар бакчасында “Аулак өй”  дип исемләнгән милли чара узды. Балалар җыр-бию,  кул эшләре эшләнмәләре белән сөендерде.

Әти-әниләре кунакка китә, кызлары, моннан файдаланып, аулак өй оештырырга булалар. Тик 1нче балалар бакчасында үткәрелгән борынгы йола заманча юнәлеш ала. Сценариягә телефоннар да өстәлә. Бәйрәмдә яшьләр дә өлкәннәр дә бер мәйданда очраша.

Йөзек салыш, җырлы-биюле уеннарда балалар бик теләп катнаша. Сәхнә бизәлеше дә милли рухта. Чигелгән мендәр-сөлгеләр, өс-киемнәре – борынгы гореф-гадәтләрне чагылдыра.

Әйтергә кирәк, 1нче балалар бакчасы милли тәрбия һәм белем бирү учреждениесе статусына ия. “Аулак өй” күренешендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнаша.

Милли чара Туган телләр ункөнлеге кысаларында оештырыла. Замана таләпләрен исәпкә алып, бәйрәмгә ата-аналар чакырылмый. Катнашучылар саны да чикле була.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*