tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ркаил Зәйдулланы Язучылар берлеге рәисе булып сайлануы белән тәбрик итте
Васил Шәйхразыев Ркаил Зәйдулланы Язучылар берлеге рәисе булып сайлануы белән тәбрик итте

Васил Шәйхразыев Ркаил Зәйдулланы Язучылар берлеге рәисе булып сайлануы белән тәбрик итте

ТР Дәүләт Советы  депутаты
Р.Р. Зәйдуллинга

Хөрмәтле Ркаил Рафаил улы!

Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура”сы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе булып сайлануыгыз белән тәбрик итәм.

Сезнең татар дөньясында тоткан ныклы урыныгыз бар. Сез талантлы шагыйрь, оста драматург һәм үткен телле прозаик. Мәдәни хәзинәбезгә керткән өлешегез Татарстанда гына түгел, республикабыздан читтә дә танылу тапты.

Әлбәттә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Сез әдәбият белән генә чикләнмичә, үзегезне иҗтимагый һәм сәяси өлкәдә дә күрсәтә алдыгыз. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы булып торуыгыз, халкыбыз тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып сайлануыгыз да Сезнең шәхесегезгә карата ихтирам һәм хөрмәтне күрсәтә.

Шунысы шатландыра, бүгенге көндә Сез чын мәгънәсендә үзегезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгызга карата хакимият һәм халык тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Сезнең нык куллы оста оештыручы булуыгызда шигем юк. Республикабызның Язучылар берлеген җитәкләүдә сезгә уңышлар телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*