tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп халык язучысы Ркаил Зәйдулла сайланды
Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп халык язучысы Ркаил Зәйдулла сайланды

Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп халык язучысы Ркаил Зәйдулла сайланды

Халык язучысы Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.

Ркаил Зәйдулла кандидатурасы өчен 122 язучы тавыш биргән. Рәмис Аймәт өчен 74 язучы тавыш биргән. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды.

Бәхәсле булу сәбәпле, съездга онлайн кушылучыларның тавышлары саналмады.

Ркаил Зәйдулла — шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 59 яшь.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*