tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә татар милли тормышында актив эш алып баручы ханымнар белән очрашу узды
Ульяновск шәһәрендә татар милли тормышында актив эш алып баручы ханымнар белән очрашу узды

Ульяновск шәһәрендә татар милли тормышында актив эш алып баручы ханымнар белән очрашу узды

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы татар автономиясе Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район администрациясендә мәгариф һәм мәдәният тармагында эшләүче, татар милли тормышында актив эш алып баручы ханымнар белән очрашу уздырды.

Әлеге чарада Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар оешмасы рәисе Наилә ханым Җиһаншина да катнашты. Ул уз чыгышында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә һәләл ризык белән ашату, катнаш никахлар, һәм җәмгыятебезгә абыстайлар институтын кабат кайтару проблемаларын күтәрде.

Мәҗлес барышында ул милли һәм дини эшләрдә катнашучыларга Рәхмәт хатларын, бүләкләрен дә бирде. Ә Ульяновск шәһәрендә татар хатын-кызлар хәрәкәтенә нигез салучы, бик күп милли проектлар авторы, хаҗия Асия апа Молековага «Абыстай» дәрәҗәсе бирелу турында рәсми таныклык тапшырды.

Районның мөселман хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Алсу Нәҗметдиновага Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов Конгрессның иң югары бүләге – «Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен» медален тапшырды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң бәйрәм аш мәҗлесендә дәвам итте.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*