19-22 мартта Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024” Бөтенроссия конкурсы узды. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән финалга чыккан 152 укытучы катнашты. Безнең Нижгар төбәге данын Камка мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гөлнур Зиганшина яклады (фотода уңда). Ул күп еллар туган авылы Грибан мәктәбендә, авылда мәктәп ябылгач, Грибан укучыларына Янау мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан тәҗрибәле педагог.
Шундый дәрәҗәле конкурсның финалына чыгу, әлбәттә, җиңел булмаган – дәрес уздыру, визит карточкасын онлайн рәвештә күрсәткән, портфолио җибәргән. Тырышканы юкка булмаган – Казанда узачак финалга чакыру алган. “Бөтен конкурс “Адымнар” полилингваль мәктәбендә узды, аның каршындагы интернатта яшәдек тә. Конкурс кысаларында дәрес бирдем, гаилә темасына багышланган класс сәгате уздырдым, коллегалар өчен остаханә оештырдым, мастер-класс күрсәттем. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Хадиуллинның, әти-әниләрнең, укучыларның сорауларына җавап бирдек. Безнең өчен мәдәни программа да каралган иде – Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге атаклы театрларда булдык, мәркәзебезне карадык, ә иң мөһиме – үзара аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык”, – дип сөйләде Гөлнур ханым.
Нәтиҗәдә, ул “Преданность профессии” номинациясендә җиңүче дип табылган һәм Диплом белән бүләкләнгән. Ә“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024” исеменә Мәскәүнең 1186 номерлы татар мәктәбе укытучысы Альбина Валиева лаек дип табылган (фотода сулда).
Без Гөлнур Фатеховнаны, Альбина Зинфировнаны ихластан котлыйбыз һәм бу җиңүләре соңгысы булмас дип ышанабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.